Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
20 апрель 2022, 11:27

Агрессив балалы ата-аналарга киңәшләр

Агрессия - башка кешеләрнең мораль hәм физик басымына омтылыш, үз максатларын көчләү чаралары белән ирешү, ә кайчак тирә-юньдәгеләргә карата мәгънәсез көч куллану (С.С.Степанов буенча).

Агрессия - башка кешеләрнең мораль hәм физик басымына омтылыш, үз максатларын көчләү чаралары белән ирешү, ә кайчак тирә-юньдәгеләргә карата мәгънәсез көч куллану (С.С.Степанов буенча).

Кечкенә яшьтә баланың агрессив гамәлләре нормаль дип санала, алар мөстәкыйльлек, алга таба уңышлы социальләшү өчен кирәк. Бу чорда агрессивлыкның тулысынча булмавы үсеш бозулары нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Бала катлаулы конфликтлы ситуациядән агрессив чыгуны сынап караса hәм аңардан  уңай нәтиҗә алгач, бу ысулның нәтиҗәлерәк булуы турындагы фикердә ныгытылса, начар. Нигә килешергә, өйрәнергә, компромисска барырга, әгәр дә тартып алырга, сындырырга, тешләргә, сугырга мөмкин булса...

Әгәр сезнең балагыз агрессия билгеләре күрсәтә икән, карагыз әле, сезнең гаиләдә мондый тотышны формалаштыручы сәбәпләр юкмы: гаиләдәге җәнҗаллар,  гаилә низаглары вакытында физик көч куллану, бала белән тупас, рәхимсез мөгамәлә, видеоязмаларда  көчләү күренешләрен карау, конфликтны хәл итү ысулы буларак агрессив үз-үзеңне агрессив тотуны хуплау.

Баланың еш кына агрессив үз-үзен тотышы - игътибар җитмәүгә, ә дөресрәге, аны җәлеп итү ысулына реакция. Әгәр бала әкрен генә уйный икән, үз-үзе белән мәшгуль икән, бу вакытта ата-аналар телевизор карый, өй эшләре белән шөгыльләнә. Бала турында онытыла.

“Әни, әйдә укыйбыз”, “Әти, әйдә уйныйбыз” дигән баланың соравына, күберәк очракта  “Соңрак” дигән җавап ишетелә. Ә менә әгәр бала елый, уенчыкларны сындыра, ваксый  башласа, ата-аналар бик тиз тәэсирләнә - акыл өйрәтү әңгәмәләре башлана . Бала белән шөгыльләнү өчен көненә кимендә  20-30 минут табарга тырышып карагыз. Балада  ачу кабынышы да азрак булачак.

Үз-үзен ирекле тотышын формалаштыруга баланы тәрбияләүдә ата-ананың  эзлексезлеге зур зыян китерә. Бүген сез бәхетле, тормыштан канәгать, сабыйга да бөтен нәрсә, аның теләсә нинди гамәле соклану уята. Ә икенче көнне - арыганлык, эштә конфликтлар hәм балалар уеннары сезне ачуландыра башлый, балагызга барысы да ярамый. Олы кешегә дә шундый төрле кәефләрдә буталып бетәргә мөмкин, ә сабыйга бигрәк тә. Нәтиҗәдә баланың  җавабы:  “Ярамый, ә мин барыбер шулай эшлим”.

Моннан тыш, ачу hәм агрессия кабынып китү әни белән әтинең, ә бергә яшәгән очракта, әби белән бабайның тәрбия мәсьәләләрендә килешмәүләренә китерә. Әгәр әни баласы сораганын сатып ала икән,  ә әтисе баш тартса, сабыйның истерикасы  була да инде. Бу хакта онытмагыз hәм үз гамәлләрегезне килештерегез.

Балалар агрессивлыгын киметүгә ярдәм итү адымнары: үз балагызның хисләренә hәм теләкләренә игътибарлы булыгыз, балага тиешле ярдәмне вакытында hәм артык үгетләрсез күрсәтегез, аның кулыннан килгән эшләрдә мөстәкыйльлек бирегез hәм компромисска бара белегез.

Безнең тормышыбызда, кызганычка каршы, күп вакыйгалар була, алар үзләре ачу китерергә, өметсезлеккә җиткерергә hәм тискәре кичерешләр тудырырга мөмкин. Балалар әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен нык тоялар. Шуңа күрә ата-аналарга бала янында күңелсезлекләр турында фикер алышырга, башкаларның тискәре гамәлләрен бәяләргә  hәм үч алучыларга янарга кирәкми. Мондый күренешләр үз канәгатьсезлек hәм үпкәләү өчен үрнәк булып тормый.  Hәм бумеранг булып гаиләгә бала «башкаруында» кайтырга мөмкин. Шулай булган очракта, өлкәннәр балаларының ни өчен сүзгә-сүз аларның әшәке сүзләрен кабатлый, даими каршылык hәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне hәм вакыйгаларны кабул итмәвенә гаҗәпләнергә тиеш түгел.

Әгәр дә сез балагызның явызлылыгын  сизә башласагыз, үпкәли  икән, беренче эш итеп үзегезгә сораулар бирергә тиешсез:

—Бу кайчан башланды?

—Бала ничек агрессия күрсәтә?

—Нинди моментларда агрессия күрсәтә?

—Агрессивлыкның сәбәбе нәрсә булды?

—Ул вакыттан бирле баланың үз-үзен тотышында нәрсә үзгәрде?

—Чынлыкта нәрсә тели бала?

—Сез чынлыкта аңа ярдәм итә аласыз?

Агрессивлыкның сәбәпләре hәрвакыт диярлек тышкы факторларда: гаилә иминлексезлеге, теләк белдерүдән мәхрүм ителү h.б. Шуңа күрә баладагы  агрессия белән эшне гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне мөстәкыйль анализлаудан башларга кирәк. Бу булган проблеманы хәл итүдә төп адым булачак.

Үз балагызда агрессия билгеләрен күрсәгез, бергәләшеп төрле  уеннар  уйнагыз. Аларны  гаилә әйләнәсендә, якын туганнар катнашында, шулай ук үз балаңның дуслары белән уйнарга  мөмкин.

Иң мөhиме - үзегез уенга бирелеп бар күңелдән уйнагыз, чөнки бала сезнең ихласлылыгыгызны тоячак hәм моны бәяләячәк.

Гөлназ ШӘЙНУРОВА,

“Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор:
Читайте нас