Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
14 апрель 2022, 10:36

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ

Балтач районында реабилитация үзәге 2005 елда ачылганнан алып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән балага ярдәм күрсәтелгән. Үзәк тугыз районны хезмәтләндерә, реабилитация үтүчеләрнең күпчелеге, әлбәттә, Балтач районыннан.

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ

Балтач районында реабилитация үзәге 2005 елда ачылганнан алып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән балага ярдәм күрсәтелгән. Үзәк тугыз районны хезмәтләндерә, реабилитация үтүчеләрнең күпчелеге, әлбәттә, Балтач районыннан. Балалар һәм үсмерләр белән биредә тәжрибәле белгечләр: педагог-психолог, укытучы-логопед, социаль педагог, дәвалау физкультурасы буенча инструктор, массаж, физиотерапия буенча шәфкать туташлары, кызлар һәм ир балалар өчен аерым хезмәт инструкторлары, тәрбиячеләр шөгыльләнә. Балаларның сәламәтлек сагында табиб-педиатр һәм шәфкать туташы тора. Үзәккә килгәндә йөри алмаган сабыйларның аякка басып, атлап китүләре, сөйләшмәгәннәрнең теле ачылуы, нерв киеренкелегеннән арынып, тынычланулары, жыр-биюгә, рәсем төшерергә сәләтләре барлыгын күрүләре  турында хәбәр иткән ата-аналардан бихисап рәхмәт сүзләре ишетә үзәктә көн артыннан көн тырыш хезмәт салучы белгечләр.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен жәмгыятькә керү, кешеләр белән аралашу, жәмәгать урыннарында үзләрен тотарга өйрәнү юнәлешләре дәвалау процессы белән бер дәрәжәдә мөһим. Шуңа күрә реабилитация үзәге эшчәнлегендә район үзәгенең төрле учреждениеләре белән хезмәттәшлек зур урын алып тора. Балалар атнасына ике тапкыр “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында инструктор Айрат Йосыпов һәм үзәк хезмәткәрләре житәкчелегендә шөгыльләнә.  Шунысы куанычлы, йөзәргә өйрәнүчеләр, арытабан бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр бар. Реабилитация үзәгендә дәвалау курсы алучылар күптән түгел район балалар китапханәсе оештырган чарада катнаштылар, мишәр мәдәни-тарихи музеенда, Үзәк мәчеттә экскурсияләрдә булдылар. Ял көннәрендә балалар “КиноБалтач” һәм “Орион” кинотеатрларына барды. Балалар кино карарга ярата, әлбәттә. Бу башлангычның дәвамы оешкан төстә булса, аларның яллары күңелле үтәр иде. Март аенда “Һөнәрман белән очрашу” дип аталган проект яңадан тергезелде. Балалар өчен чәчтараш остасы Миләүшә Гильмиярова белән очрашу бик кызыклы булды. Һөнәр сайлау алдында торган һәр яшь кеше уйлана, карар кабул итәргә курка, ә үзенчәлекле балалар өчен тормышта урын табу аеруча авыр. Төрле һөнәрләр белән аларны якыннанрак таныштыру максатында мондый очрашуларны тагын да оештыру күз уңында тотыла.

Төрле оешмалар, учреждениеләр, эшкуарлар белән хезмәттәшлек нигезендә, әлбәттә, хәйрия ярдәме тора. Бүләк тапшырган, ярдәм кулы сузган, хәйрия гамәле кылган, мохтажга булышкан кеше шул ярдәмне кабул итүчегә караганда күпкә артыграк сөенеч, күңел канәгатьлеге тоя. Үзәктә эшләүчеләр өчен исә балалар күзендәге куану очкыннарын күрү – зур шатлык. Коллектив бирегә  ундүрт көнгә реабилитация курсы алырга килүчеләрнең һәр минутын файда белән үткәрүне максат итеп куя. Шуңа да Нефтекама шәһәре сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен реабилитация үзәгенең Балтачтагы филиалы киң күңелле кешеләр белән хәйрия нигезендә хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык. Иганәчеләребезгә олы рәхмәтебезне житкерәбез.

Жәмилә ГАРИФУЛЛИНА,

социаль педагог.

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НИГЕЗЕНДӘ – ХӘЙРИЯ ЯРДӘМЕ
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: