Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
7 апрель 2022, 17:30

Апрель аена халык сынамышлары

“Халык әйтсә, хак әйтә” дигән мәкальне барыбыз да белә. Татарларда ел фасылларына, алар белән бәйле күренешләргә нык игътибар иткәннәр. Шуның буенча хуҗалык эшләрен алып барганнар.

Менә  апрель аена да аяк бастык. Апрель ае килеп җитүгә карамастан, урамда hаман да әле кыш белән яз тартыша. Җылы hәм кояшлы көннәр аралаш өшетерлек салкынлатып та ала.

Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп барган,  hәр күренештән эчке мәгънә эзләгән. Шул рәвешле, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән бит. Без дә сынап карыйк әле.  Юраганнары туры килерме?

Башта hава торышына hәм табигатькә бәйле сынамышлар карап үтик:

  • Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар;
  • Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер hәм чикләвек мул булыр;
  • Апрельдә көндез кызу, төнлә салкын булса, җылы җәй юрыйлар;
  • Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар;
  • Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер;
  • Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.

Ай календаре буенча:

  • 1нче апрельдә hава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз;
  • 2нче апрель көнне елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә;
  • 3нче апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы "ау"ны көтмәсен;
  • 4нче апрель көнне кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта;
  • 5нче апрельдә аяз төн—иртәнге суыклар билгесе;
  • 6нчы апрель көнне төн җылы булса, яз матур киллер;
  • 7нче апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә;
  • 8нче апрельдә көн нинди булса, 8нче октябрьдә дә шуны көт;
  • 9нчы апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2—3 көннән явым-төшем булыр;
  • 10нчы апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар;
  • 11нче апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр;
  • 12нче апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр;
  • 13нче апрель көнне иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы киллер;
  • 14нче апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр;
  • 15нче апрель көнне елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр;
  • 16нчы апрельдә зирек агачының "алка"лары күп булса— солы, күркәләре күп икән арпа уңар;
  • 17нче апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр;
  • 18нче апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы hава торышы килә дигән сүз;
  • 19нчы апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар;
  • 20нче апрельдә яңгыр яуса—балан, суык hәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар;
  • 21нче апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас;
  • 22нче апрельдә hава торышы "утырып" беткән икән, коры җәй көтегез;
  • 23нче апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар;
  • 24нче апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала;
  • 25нче апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар;
  • 27нче апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна—ун көн эчендә явым-төшем булмас;
  • 28нче апрельдә җил көньяктан иссә—яңгырга;
  • 29нчы апрель көнне салават күпере чыкса, hава торышы бозылыр;
  • 30нчы апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

Автор:
Читайте нас: