Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
6 апрель 2022, 15:44

Пластилин белән эшләүнең традицион булмаган ысуллары

В.Сухомлинскийның «баланың акылы аның бармак очларында»дигән сүзләре hәркемгә мәгълүм.

В.Сухомлинскийның «баланың акылы аның бармак очларында»дигән сүзләре hәркемгә мәгълүм. Вак моторика—ул  кул бармакларының төгәл hәм нечкә  хәрәкәте. Кулларның язма эшкә  әзерлеге, баш миенең сөйләм hәм фикерләү үзәкләренең эше вак моторика үсешенә турыдан-туры бәйле. Моторика күнекмәләре балага тикшеренү эшләре үткәрергә, чагыштырырга, классификацияләргә hәм шул рәвешле аңа ул яшәгән дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтә баланың хәрәкәтчән hәм практик тәҗрибәсен туплау өчен мөмкин кадәр иртәрәк  шартлар тудыру, кул осталыгының күнекмәләрен үстерү, язма эшне киләчәктә үзләштерү өчен механизмнар формалаштыру бик мөhим.

Бүген мин үз эшемдә кулланыла торган вак моториканы үстерүнең традицион булмаган техникалары турында сөйләргә телим. Шундыйларның икесе: пластилинография hәм пластилинлы мандала.

Пластик материал белән эшләгәндә балаларда кул көче үсә, аларның гамәлләре координацияләнгән hәм килештерелгән була, ә бармак хәрәкәте дифференциацияләнә. Игътибарлылык, фикерләү сәләте, тырышлык, тәртиплелек hәм пөхтәлек ныгына.

Пластилинография—ул рәсем иҗатының иң «яшь» юнәлешләреннән берсе, традицион булмаган әвәләп ясау техникасы. Пластилинография пластилин белән рәсем төшерүне  күз алдында тота. Эшләү өчен уңайлы материаллар hәм җайланмалар сайлау бик мөhим. Бу эшкә нигез итеп картон яки пластик алу яхшырак булыр. Пластилинны ачык төстәгеләрне hәм лепкага җиңел бирелүчәннәрне сайларга кирәк.

Пластилинография – ул пластилинны үрнәк буенча гына ябыштыру түгел, ә әзер өлгеләр белән сюжетлы эш булдыру да.

Икенче техника – пластилинлы  мандала. “Мандала” сүзе—  “түгәрәк” дип тәрҗемә ителә. Мандала булдырудан балалар зур ләззәт ала, вак моторика ныгына hәм иҗади потенциал ачыла. Балага сайлау өчен мандаллы карта бирелә,  пластилинның төрле төсләрен сайлап үзенчәлекле  техника кулланып бизәк уйлап табу тәкъдим ителә. Пластилинны ябыштырганда төрле төсләрне бутап, кечкенә пластилин кисәкләре  белән мозаик мандаллар булдырырга мөмкин. Мандаллар балалар өчен—ул үз кәефеңне hәм хис-тойгыларны белдерү өчен бик яхшы ысул.

Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда вак моториканы hәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстереп, эшчәнлекнең гадәти булмаган төрләре аша уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. hичшиксез, мондый техникаларның уңай ягы – аларны куллануның  мөмкинлеге төрле булуда. Аларны үтәү ысулы өлкәннәргә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да кызыклы hәм аңлаешлы. Нәкъ менә шуңа күрә традицион булмаган технологияләр балалар өчен бик кызыклы, чөнки алар үзләренең фантазияләрен, теләкләрен hәм үз-үзләрен күрсәтү сәләтен ачалар.

Лиана ФӘРХЕТДИНОВА,

“Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор:
Читайте нас: