Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
1 март 2022, 21:15

Март аенда сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән?

Без дә сынап карыйк әле. Туры килерме?  - 1нче мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.

“Халык әйтсә - хак әйтә” дигән мәкальне барыбыз да белә. Татарларда ел фасылларына, алар белән бәйле күренешләргә нык игътибар иткәннәр. Шуның буенча хуҗалык эшләрен алып барганнар.

Менә әле язның беренче аена кердек. Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп барган, һәр күренештән эчке мәгънә эзләгән. Шул рәвешле, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән бит. Без дә сынап карыйк әле. Туры килерме?

  • Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
  • Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
  • Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
  • Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
  • Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
  • Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
  • Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.

Көндәлек сынамышлар:

  • 1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.
  • 2 март болытлар тиз йөзсә, атна-ун көн матур, аяз һава торышы көтегез.
  • 3 март солы чыпчыгы килсә, тиздән җылы, коры, язгы көннәр җитәр.
  • 4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар.
  • 5 мартта каргалар оя-оя очып, ук булып аска атылсалар – кар көтегез.
  • 6 мартта коры һава – көннәр җылытуга.
  • 7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш бик чыгарга теләмәсә, һава торышы бозылыр.
  • 8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.
  • 9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.
  • 10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара крагалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.
  • 11 март көнне җил көньяктан яки көньяк-көнбатыштан иссә – җылыта.
  • 12 мартта җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә.
  • 13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр.
  • 14 март нинди – җәй шундый.
  • 15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез.
  • 16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр җитә.
  • 17 март кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр.
  • 18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта.
  • 19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә.
  • 20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.
  • 21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.
  • 22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.
  • 23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.
  • 24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.
  • 25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә – көннәр җылыта.
  • 26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.
  • 27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.
  • 28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
  • 29 март нинди – апрель шундый.
  • 30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
  • 31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: