Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 февраль 2022, 11:15

Прополис (тома балавыз) файдасы

Прополисның аерым урындагы авырту-сызлауларны басуы билгеле. Халык медицинасында прополисны яра һәм җәрәхәтләрне дәвалауда кулланалар.

Прополис әче, каен агачы исенә охшаган хуш исле, сумаласыман карасу-яшел төстәге ябышучан матдә. Вакытлар узу белән ул караңгырак, хәтта кара төскә керә, исе бетә, тыгызлана.

Прополисның төп өлеше умарта корты төрле үсемлектән җыйган сумаласыман матдәләрдән гыйбарәт. Кортлар үрчем үстерелә торган кәрәз күзәнәкләрен прополис белән ялтыраталар, умартага үтеп кергәч чагып үтерелгән корткычларның гәүдәләрен төреп алалар, тишек-ярыкларын томалыйлар һ.б.

Прополисны җәй көне хәстәрлиләр. Аны рамнардан, умартаны каплаган киндердән кырып алып, 100-500 граммлы кисәкләргә йомарлыйлар һәм нык ябыла торган савытта караңгы, салкынча җирдә саклыйлар. Дөрес саклаганда, ул шифалы үзлекләрен 1,5 елга кадәр югалтмый. Яңа җыелган прополисның шифасы күбрәк.

Прополисның аерым урындагы авырту-сызлауларны басуы билгеле. Халык медицинасында прополисны яра һәм җәрәхәтләрне дәвалауда кулланалар.

Прополислы дару эремәсен әзерләү өчен 40 грамм коры прополиска 70%лы 100 грамм спирт салалар, шуны өч тәүлек буена төнәтәләр, әледән-әле селкетеп-болгатып торалар.
Ашказаны һәм уникеилле эчек җәрәхәте белән интегүчеләрне прополисның спирттагы эремәсен кулланып дәвалау турында да хәбәрләр бар. Бу максат өчен прополисның югарыда аңлатылганча әзерләнгән төнәтмәсен суга, сөткә яисә 0,5% лы новокаин эремәсенә тамызып, ашаганчы 1-1,5 сәгать алдан яисә ашап 1,5 сәгать үткәч көнгә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк

Прополислы май бала имезүче аналарның имчәк башлары яргалануын дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә. Аны түбәндәгечә әзерлиләр: чиста эмаль савытта 100 грамм терлек мае яки вазелин эретәләр, кайнатып чыгаралар, аннары уттан алып 50-60 градуска чаклы суыталар. Шуңа 10 грамм вакланган прополис өстиләр: катнашманы тагы болгата-болгата 8 10 минут буе 70 80 градуска кадәр кайнарлыйлар. Бу вакытта савыт тыгызлап ябылган була. Барлыкка килгән катнашманы кайнар килеш марля аша сөзәләр. Суынган май куллану өчен яраклы. Аны салкынча коры урында тыгызлап ябылган савытта саклыйлар.

Атланмай белән ясалган 10-15 %лы прополис мае үпкә ялкынсынудан, ангина һәм хәтта туберкулез авыруын комплекслы дәвалау вакытында кулланыла. Ашарга 1-1,5 сәгать кала яисә ашаганнан соң 1,5 сәгать үткәч көнгә 2-3 тапкыр 1 балкашык эчәргә киңәш ителә.

Чиста хәлдәге прополис сөялләрне бетерү өчен һәм, гомумән, сөялгә каршы кулланыла. Моның өчен башта җылы ванна ясыйлар, аннары тирене йомшарталар, прополис кисәген җылытып, юка гына итеп сөялгә сөртәләр һәм бинт белән бәйләп 5 көн тоталар. Шушы процедураны 3 тапкыр кабатлыйлар. Ванна ясап бинтны чишкәч, йомшарган сөялне кисеп ташлыйлар.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: