Башкортстан Республикасы Федераль почта элемтәсе идарәлеге һәм Уфа шәһәренең бер төркем филателистлары 2022нче елда беренче өч маркасыз почта карточкасын чыгарды. Бу хакта Башкортстанның Филателистлар җәмгыяте хәбәр итте.
Ике почта карточкасында Уфа рәссамы Георгий Прокшинның “Уфа.Покров чиркәве” һәм “Уфада иртә” картиналары төшерелгән. Алар башкаланың 450 еллык юбилеена арналган.
“Башкортстаннан СССР геройлары” сериясендә тагы бер почта карточкасы ике тапкыр Советлар Союзы Герое, летчик Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган.
Карточкалар чыгару идеясен В. Лебедьков, В. Березин, дизайнерлар М. Кузьмин һәм Ж. Васюкова тәкъдим иткән. Һәрбересе 136 данә тираж белән нәшер ителгән.
“Бу почта карточкаларының маркасы юк. Тариф хакы буенча теләсә нинди марка ябештереп, дөньяның төрле почмакларына җибәрергә мөмкин”, — ди Федераль почта элемтәсе Башкортстан идарәлегенең матбугат секретаре Борис Слуцкий.