Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
1 февраль 2022, 11:49

Балтачлар, ишеттегезме, февраль ае җылы киләчәк!

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд февраль аенда Россиядә җылы булачак, дип сөйләгән.

Балтачлар, ишетегезме, февраль ае җылы киләчәк!
Балтачлар, ишетегезме, февраль ае җылы киләчәк!

 

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд февраль аенда Россиядә җылы булачак, дип сөйләгән.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Чукоткадан тыш, барлык төбәкләрдә дә температура нормадан югарырак, көтелә. Бу хакта "Рамблер"хәбәр итә.

Синоптик сүзләренчә, Идел буе, Көнбатыш Себер, Красноярск крае, Якутия үзәгендә һәм Уралда февраль ае аеруча җылы булачак.

Шулай ук Вильфанд ассызыклаганча, бу ай буе «монотонно» җылы булачак һәм суыту чорлары һичшиксез булачак. Моннан тыш, Россиянең кайбер төбәкләрен аномаль явым-төшем көтә.

«Россиянең Европа өлешендәге көнбатыш өлеше, Тверь, Брянск өлкәләрендә явым-төшем нормадан артык булыр дип фаразлана. Көнбатыш Себернең көньягында, Омск, Томск, Новосибирск, Кемерово өлкәләре һәм Ерак Көнчыгышның көньягында, Хабаровск краеның көньягы, Амур өлкәсе, Приморье крае — монда даявым-төшем артык фаразлана. Якутиядә һәм Хабаровск краеның Төньяк яртысында явым-төшем кытлыгы көтелә», — дип йомгак ясады метеоролог.

Балтачлар, ишетегезме, февраль ае җылы киләчәк!
Балтачлар, ишетегезме, февраль ае җылы киләчәк!
Автор:
Читайте нас: