Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 14:29

Танып буенда балык кармаклый балыкчы ханым Эльмира Исмәгыйлова

Соңгы елларда Балтач районында, Йөгерек Танып елгасында балык кармаклау кебек матур шөгыльне үз иткән хатын-кызлар саны арта.

Иске Балтач авылында яшәүче Эльмира Исмәгыйлованы тәҗрибәле балыкчы ханым буларак беләләр. Җәен дә, кышын да ял вакытларында Йөгерек Танып елгасы буенда балык кармаклый ул. Үз техникасы булган ханым, бу шөгыльнең серләрен күптән үз иткән. Узган җәйдә эре – эре корбан балыкларын ярга чыгаруда янәшәдәге ир-егет балыкчылар ярдәме дә кирәк булганына шәхсән үзем шаһитмын.

Нәрсә этәргеч биргән, ни өчен нәкъ шушы шөгыльне үз иткән соң Эльмира Фаил кызы?

—Язмыш кушуы буенчадырмы, вакыты җиткәндерме, белмим, моннан берничә ел элек Балтачта Мәскәүдән кунакка кайткан профессор ханым белән бер табын артында утырырга, якыннан танышырга туры килде. Табибә ул. Безнең як табигатенә хәйран булуын белдерде. “Стресслар чорында яшибез. Стресслардан арынуның иң яхшы ысулы — сулыклар буенда балык кармаклау, культуралы ял итү. Сез шул тикле бәхетле кешеләр!” — диде миңа. Галимә кешенең сүзләрен чынга алып елга буена юлландым. Һәм, берничә атна йөргәч, аның сүзләрендә хаклык барын аңладым. Балыкчылар бик әйбәт кешеләр. Үзләре белгәнне өйрәтәләр, тәҗрибәләрен уртаклашалар. Яхшы кешеләр арасында, күтәренке кәеф белән рәхәтләнеп аралашып, балык кармаклап кайта башладым, — дип җавап бирде миңа героем.

“Ә ул профессор ханым хәзер сезнең балыкка йөргәнне беләме?”— дип сорамый булдыра алмадым.

—Беләәә, — дип елмайды Эльмира апа. Безнең якларга юлы төшкәндә Танып елгасы балыгын үзенә күчтәнәчкә биреп җибәрдем.

—Сәламәт яшисең килсә, табыныңнан елга балыгын өзмә, — дип тагын бер киңәшен бирде.

Хәзер Эльмира Фаил кызы ел әйләнәсенә гаиләсе менюына елга балыгыннан әзерләнгән ризыклар керткән. Балык кармакларга тормыш иптәшен, улларын да җәлеп иткән.

Сәламәт буласыгыз килсә, сез дә сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, балык кармаклагыз, елга балыгы кулланыгыз! Үкенмәссез!

Фотолар шәхси архивтан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: