Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
23 гыйнвар 2022, 14:30

Аскын районының элекке хакимият башлыгы мәрхүм Ришат Дихинның әтисе дә вафат...

Бүген иртән авыр хәбәр билгеле булган. Ике улын югалткан әти кеше арабыздан киткән...

 Яшьли коронавирустан һәлак булган Аскын районының элекке хакимият башлыгы Ришат Динның әтисе Марат Дихин вафат. Бу хакта Аскын районының әлеге башлыгы Динис Йосыпов социаль челтәрдә үзенең сәхифәсендә хәбәр итә.

“Бүген иртән Марат Дихин арабыздан китте. Ике улын югалту кайгысы аиа йөрәгендә тирән яралар калдырган... 4 апрельдә аңа 72 яшь тулыр иде. Ул бар гомерен районның энергетика системасында эшләүгә багышлады.

Марат Әгъзәм улының хатыны Розалия Нәкип кызы, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Сезнең белән бергә кайгырам. Авыр туфрагы җиңел булсын", – дип язу ул.

Ришат Дихинга 33 яшь иде. 2019 елның март аенда аны Аскын районы хакимияте башлыгы итеп билгеләделәр. 2018 елдан Агидел шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән. Ришат Марат улы Аскын районының Урмияз авылында туып үскән, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Ә дәүләт хезмәтенә күчкәнгә кадәр "Башкортостан" гәзитендә баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Коллектив белән шунда ук уртак тел тапты. Олысы белән дә, кечесе белән дә эчкерсез аралаштырып эшләде, яшәде. Искиткеч ачык, якты кеше булды. Йөзеннән елмаю китмәде, дип яза чыганак.

Аскын районының элекке хакимият башлыгы мәрхүм Ришат Дихинның әтисе дә вафат...
Аскын районының элекке хакимият башлыгы мәрхүм Ришат Дихинның әтисе дә вафат...
Аскын районының элекке хакимият башлыгы мәрхүм Ришат Дихинның әтисе дә вафат...
Автор:
Читайте нас: