Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
22 гыйнвар 2022, 16:45

Казанда юл һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган...

Һәлакәт шәһәрнең Кулагин урамында теркәлгән.

Казанда юл һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган...
Казанда юл һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган...

 

Һәлакәт шәһәрнең Кулагин урамында теркәлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге ханым троллейбустан чыга башлаган, тик шул вакыт билгесез сәбәпләр аркасында аны ишекләр кыскан һәм ул берничә метр араны транспортка сугылып, сөйрәлеп барган. Троллейбус йөртүче зыян күрүчене күрми һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан китә.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Билгеле булуынча, якынча 70-75 яшьлек пассажирныж гомере аянычлы өзелә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә юл-транспорт һәлакәте фактын раслаганнар. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария шартлары билгеләнә.

 

Фото: region116.dtp.official

Казанда юл һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган...
Казанда юл һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган...
Автор:
Читайте нас: