

Кайбер урындагы халык бу табигый күренештә Крещение бәйрәменең чагылышын күргән.
Бу хакта «Вести-Кузбасс» телевидениесе хәбәр иткән.
Шулай булуга карамастан, Гидрометеоүзәктә монда бернинди мистика да юк, Гурьевск һәм Кузбассның башка шәһәрләрендә яшәүчеләр шаһиты булган табигый күренеш гало дип атала дип сөйләгәннәр. Бу оптик күренеш, ул куе болытларда, температура төшкән очракта, яктылык чагылышында барлыкка килә.
Еш кына гало боҗра, дуга, ут баганасы яки "алмаз тузан"ы рәвешендә күренә. Тагын бер шарт булып аяз күк йөзе санала.
Фото: видеодан скриншот