Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
23 декабрь 2021, 09:15

Кыш Бабай һәм Яңа елга кагылышлы бер кәмит

Балалар йортында үскән бер ятим бала Кыш бабайга хат язган.

Кыш Бабай һәм Яңа елга кагылышлы бер кәмит
Кыш Бабай һәм Яңа елга кагылышлы бер кәмит

 

Балалар йортында үскән бер ятим бала Кыш бабайга хат язган. 

Хатта мондый юллар тезелгән:

 - Менә мин ятим бала ди, минем кыш көне башыма кияргә бүрегем, муенга урарга шарфым юк, кулларым өши, бияләйләрем юк ди! Зинhар өчен, миңа аларны Яңа елга бүләк итсәң, шундый бәхетле булыр идем ди hәм хатны почта ящигына илтеп сала. Кыш бабай исеменә җибәрелгән бу хатны почтада эшләгән апалар күреп кала. Игьтибар белән укыйлар, жәллиләр теге бичара баланы hәм почтада эшләгән барлык хатын-кызлар бергәләп акча җыеп, өр-яңа бүрек hәм бияләйләр сатып алып җибәрәләр, ә шарфка акчалары җитми. Ятим баланың адресына Кыш бабай исеменнән хат та язып салалар. Бүләкләрне алгач, ятим бала Кыш бабайга тагын хат яза икән: Зур рәхмәт сиңа, Кыш бабай, мин шундый бәхетле ди. Җылы бүрегең өчен, җылы бияләйләрең өчен зууууууур рәхмәәәәәәт, ә менә шарфны почтада эшләгән апалар "селтәгән" дигән!..

 

Кыш Бабай һәм Яңа елга кагылышлы бер кәмит
Кыш Бабай һәм Яңа елга кагылышлы бер кәмит
Автор:
Читайте нас: