Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
22 декабрь 2021, 12:08

Авыргазы районында фаҗига!?

Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылында 25 яшьлек полиция лейтенанты Алмаз Ю. атып үтерелгән...

Авыргазы районында фаҗига!?
Авыргазы районында фаҗига!?

 

Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылында 25 яшьлек полиция лейтенанты Алмаз Ю. атып үтерелгән...

Лейтенантны хезмәт машинасында табып алганнар. Алмаз янында табель коралын табып алганнар.

Полиция бүлегендә кич белән лейтенант участокка кереп, табель коралын тапшырмаган — бу гадәттән тыш хәл.

“Аңа шалтырата башлагач – кесә телефонына ул җавап бирмәде", - дип сөйләгәннәр бүлектә.

Полиция хезмәткәре яшәгән йортка полиция хезмәткәрләре чыга. Алмаз Ю. ны машина белән йорт янында табып алалар.

Алмазның ике баласы ятим калган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында полицейский вафат булу турындагы мәгълүматны раслаганнар.

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Инстаграм

Авыргазы районында фаҗига!?
Авыргазы районында фаҗига!?
Автор:
Читайте нас: