Аның кайда булуы мөмкин? Әлегә берни дә билгеле түгел...
Волонтерлар хәбәр итүенчә, Илнур Каләмов 2021 елның 25 ноябрендә өеннән чыгып киткән һәм шул вакыттан башлап туганнары белән элемтәгә чыкмаган.
Илнур Каләмовка 38 яшь. Ул музыка студиясендә эшләгән. Җырлый, җырлар яза, яхшы аранжировкалар ясый, дип хәбәр иткән Учалы журналисты Бану Каһарманова. Артист шулай ук республикада «Юлдаш йыры» проекты буенча да билгеле.
Соңгы тапкыр Илнур Каләмовны Үчалы районының Уразово авылында күрәләр. Телефонын югалткан, аның битләренә туганнары да керә.
Туганнары полициягә гариза биргән. Югалган кешене эзләү белән волонтерлар шөгыльләнә.
Илнур Кәләмовның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат туплаучылар 8960387214 телефонына яки 102 номеры буенча полициянең дежур частенә шалтыратуларын сорыйлар.
Фото: Башинформ