

Кайда теркәлгән соң мондый бәхетсезлек очрагы?
Чишмә районының Алкино-2 авылында ике кеше автомобильдә һәлак булган, дип хәбәр иткәннәр БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Бәхетсезлек очрагы 8 декабрьдә кичен гараж кооперативында булган. Автомобильдә егет һәм кыз булуы аныклана, егет һәлак булган, ә кызны хастаханәгә илткәннәр. Фаҗиганең сәбәбе-угар газы белән агулану.
Ведомство белгечләре кисәтә: угар газының төсе дә, исе дә юк, әмма аның кечкенә дозасы да үлем белән тәмамланырга мөмкин. Бер генә очракта да двигатель кабызылган автомобиль янында гаражда калырга ярамый.
Аида Хәйртдинова фотосы