Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 август 2021, 19:00

Сагынырлык ярым түгелсең...

Ничә еллар инде гел бер төш күрә Зилә. Беренче мәхәббәте аны алырга килгән дә, Зилә китәргә җыена имеш... Үзе исә бәхетнең җиденче катында икән. Йокы аралаш та җанына тулган шатлыкның зурлыгын тоя ул. Ләкин... инде ишекне ачып чыгам дигәндә генә төше өзелә...

Сагынырлык ярым түгелсең...
Сагынырлык ярым түгелсең...

 

Ничә еллар инде гел бер төш күрә Зилә. Беренче мәхәббәте аны алырга килгән дә, Зилә китәргә җыена имеш... Үзе исә бәхетнең җиденче катында икән. Йокы аралаш та җанына тулган шатлыкның зурлыгын тоя ул. Ләкин... инде ишекне ачып чыгам дигәндә генә төше өзелә...

Хикәя

14 яшь иде Зиләгә. Әле узган ел гына урам тутырып кача-кача уйнаган күрше малай-шалай, кыз-кыркын белән клубка яңа чыга башлаган мәлләре. Бергә баралар, бергә кайталар. Һәркем үз капкасы турында аерылып кала торгач, урам очына килеп җиткәндә  зур төркемнән икәү генә кала: Зилә дә, ул гына... 
–Тыныч йокы, тәмле төш, караватыңнан егылып төш! – дип, гадәттәгечә саубуллашкач, Зилә – үзләренә, ул – үзләренә борыла. Җәй беткәнче гел шулай булды. Клубка чыкмый, бер-берсен күрми калган көннәре сирәк иде.

Җәйнең гомере бигрәк кыска инде... Июнь белән сентябрь арасы – бер саплам җеп кебек кенә...
Бүген күрше егетенең бу җәйдә клубка соңгы чыгуы. Иртәгә ул үзләре яшәгән шәһәргә китәчәк... Әнә урам очына кадәр алар тагын икәү генә кайтты. 
– Тыныч йокы, – диде Зилә, – Бүген караватыңнан егылып төшмә инде, иртәгә китәсең бар...
– Зиләү... 
Үз капкаларына борылган кыз ярты юлда тукталып калды:
– Әү?!
– Авызың дәү!
– Дәү авызлы кызлар бәхетле була! 
– Шаярып әйтәм бит... Синең авызың уймак кебек кенә...
Егетнең бу сүзләреннән күңеле булса да, Зилә оялды. Оялуын яшерер өчен, башын читкә борган булды. Кинәт кенә аңа бик-бик ямансу булып китте. Иртәгә бу урамнан ул инде үзе генә кайтачак... Ияләнгән иде кыз юлдашына. Күрше малаеның кызыкларын тыңлап кайту ошый иде аңа. Ул яшәгән шәһәрне, аларның ишегалды, йортларын барып күргәне булмаса да, аның сөйләвеннән ул атлап йөргән урам, ул ачып кергән ишек аерым-ачык булып күз алдына килә иде. Кыз ямансулады. Аның бу халәтен күрше егете дә сизде бугай, сузып кына тагын дәште:
– Зилә-әү! Мин киткәч, сагынырсың әле.
– Син булмагач, бу караңгы урамнан үзем генә кайтырга да куркытыр... Синең белән куркыныч түгел иде.
– Әйдә, бүген икәү таң каршылыйбыз! – егет аның беләгеннән тотып алып, үзләренең капка төбендәге эскәмиягә әйдәде. 
– Ай, мин алай озак утыра алмыйм. Соңга калсаң, әни, кертмим, диде.
– Ул барыбер йоклый бит инде бу вакытта. Чакырса, керерсең! 

Егет белән кыз карт тополь ышыгындагы эскәмиягә елышты. 
– Шәһәргә киткәч, син дә безне, безнең урамны, клубка кич чыгуларны сагынырсыңмы соң? 
Егет бермәл тын калды. «Оялттым», – дип уйлап куйды кыз.
– Ә мин... сине сагыначакмын... – егетнең тавышында каушау сизелә иде. Шулай диде дә, кызның кулын учына кысып куйды. – Әйдә, мин кышкы каникулларга кайтканчы хат язышабыз! 

Таңны ук каршыларга насыйп булмады аларга ул көнне. Зиләнең әнисе баскычка чыгып, кызны чакырып алды: 
– Таң атканчы кайда йөрисең? Иртәгә күпме эш, кер тизрәк! 
Зилә тиз генә күрше егете белән саубуллашып, үзләренә ашыкты. Әнисе дуласа, ачуы яман. Әни урынына да, әти урынына да бит ул. 
Икенче көнне ул китте. Үзе белән урамның ямен дә алып киткәндәй тоелды Зиләгә. Сиздермичә генә, кызның йөрәгенә мәхәббәт шакый иде шул... 

Егеттән беренче хат килгәнен әле дә ап-ачык хәтерли. Балаларча гына беркатлы итеп язылган иде ул. «Исәнме, укып йөрисеңме? Клубка чыгасыңмы? Авылда нинди яңалыклар бар? Мин укыйм, гитара классына язылдым, киләсе елга капка төбендә гитарага җырлатырмын үзеңне...» Менә шул самими сүзләрдән дә кыз әллә нинди мәгънәләр күрде. «Капка төбендә гитарага җырлатырмын», – дигән бит. Димәк, ул да кабат очрашуларны көтә. 
Еш булмаса да, айга бер хатлар килеп торды Зиләгә. Ул аларны көтеп алып, аулакта гына укый да, бермәл күкрәгенә кысып тора. Аннары өстәл тартмасында яшереп саклый торган папкасына кадерләп кенә салып куя. Егеттән тагын җавап килгәнче Зилә инде бу хатны ятлап бетергән була. 

Кышкы каникулларны быелгысы кебек бу кадәр көткәне булмаган иде Зиләнең. Тыны белән тартып китерердәй булып көткән иде дә... Булмады. Кунак егете башка туганнарында уздырды бу ялларны. Үртәлде Зилә. Димәк,  Зилә көткән кебек көтмәгән инде ул очрашуны... Хат аша үпкәсен дә сиздереп куйды. «Анда да клубка чыктыгызмы? Күрше кызлары бар идеме?» – дигән булды. «Ярар, үпкәләмә инде, Зилә. Җәй буе бергә булырбыз», – дип юатты аны хатларында күрше егете. 
Кыз белән егет мәктәпне тәмамлаганчы каникулларда шулай капка төбе сакладылар. Ә каникуллар беткәч, ике арада самими хатлар йөрде. Аларның бу дуслыклары күрше-тирәгә билгеле иде. Егетнең әбисе Зиләне болай да күрше кызы итеп якын күрә, хәзер күңеле тагын да ныграк ачылды. Зилә үзе дә аңа гел булышып, кибеттән кирәк-ярагын алып кайтышып, утына-суына күз-колак булышып тора. 

Быелгы җәй – аларның соңгы каникуллары. Икесенең дә алдында зур юллар көтә – укырга керәсе, белем аласы бар... Зиләнең дә шәһәргә китеп югары уку йортына керәсе килсә дә, аягыңны юрганыңа карап сузарга туры килә шул. Ялгыз әнисенең дә кызын әллә кайларга еракларга җибәрәсе килмәде, Зилә үзләренең районнарындагы педагогика училищесына укырга керде. Ә күрше егетенең планнары да, мөмкинлекләре дә зурдан – ул дипломат булачак. Бердән, әти-әниләре дә урындагы кешеләр, алар улларын теләсә кайсы уку йортына җиңел генә кертә алалар, икенчедән, шәһәрдә укыгач, егетнең үзенең дә күзаллаулары киң иде. 
Юллар аерылса да, ике арада хатлар тукталмады. Алар инде балаларча беркатлы гына түгел, хисле, сагынычлы да иде. «Эх, Зилә, шулкадәр сагындырасың! Болай сагынып буладыр дип үзем дә белмәгән идем...» – дип яза аңа егет. Хатны укый да, татлы хыялларга чума кыз. Укып кына бетерсеннәр, алардан да бәхетле булмас. Ул бик әйбәт хатын, кайнанасына бик уңган килен булачак. 

Көткәндә көннәр бигрәк әкрен уза. Яздан бирле тилереп җәйне – каникулларны көтә Зилә. Күңеленнән генә җилләрдән, кояштан, айдан көнләшә – алар сөйгәнен көн дә күрә, битләреннән сөеп китә ала, ә Зилә – юк. Бик үрсәләнгән кичләрдә карт тополь ышыгындагы таныш эскәмиягә чыгып утыра. Буяулары купшакланган иске такталарга сөйгәненең җылысы ягылып калгандыр шикелле, учлары белән ул утырган урыннарны сыпыра. 

Алар бу җәйдә бары бер генә атна очрашып калдылар. Күрше егете җылы якка ял итәргә китеп барды. Аннан кайткач, әтисе үзе эшләгән оешмага эшкә урнаштырасы икән. Ике гашыйкның очрашуларына әнә шулай киртә куелды. Вакытлыча гына, дип юатты кыз үрсәләнгән күңелен. Көтә белгәннәрне язмыш юмарт бүләкли...

Эх... Оныгының гаилә дуслары кызына өйләнүен аларга күрше әби үзе кереп сөйләде. Зиләгә туры карарга оялды, кыенсынып кына шул хәбәрне җиткезде дә, тизрәк чыгарга ашыкты. Тораташтай катты Зилә. Йөрәге утлы шарга әверелеп, күкрәген пешерде. Кинәт кенә бүлмә эченә ут каптымы – һава эсселәнде. Идән чайпалгандай булды, Зилә чак өстәлгә капланып өлгерде. Өй эченә үзәк өзгеч иңрәү ишетелде. Күз яшьләрен язу карасына кушып, күрше егетенә хат язды Зилә. Гаилә бәхете теләде, хатынының да аны Зилә яраткан кебек яратуын теләде. Балачакларын искә төшерде, хыялларын... Карт тополь ышыгындагы айлы төннәрне... Үкси-үкси беренче мәхәббәте белән хат аша бәхилләште Зилә. Йөрәгенең яртысын өзеп алгандай, сыкранды, сызланды. 

Көннәр үтте. Аларга айлар, еллар тоташты. Зиләнең дә җан ярасы бөтәйде, әрнүләре бетте. Беренче мәхәббәтен ул кояшлы бер җылы иртә кебек, чиста сулы бер көмеш чишмә кебек – якты, матур хатирәләр белән генә искә төшергәләде. Зилә дә ир хатыны, балалар әнисе инде күптән. Ләкин менә ничә еллар инде аңа гел бер үк төш керә: күрше егете аны алырга кайткан да, ул гына бусагадан атлап чыгып китә алмый изалана... 

Әле ярый авылдашларны, дус-туганнарны очраштыра торган Сабантуе бар. Әнисен җирләгәч, авылга сирәк кайтыла. Шулай да быел Сабантуй мәйданыннан бер урарга булды әле. Ире андый ыгы-зыгылы җирне яратмый, ул шашлык әзерлисе булып, өйдә калды.

Зилә килгәндә мәйдан кызып кына ята иде әле. Бер почмакта балалар чүлмәк вата, егетләр колгага менәргә әзерләнә. Танышлар очрамасмы дип, мәйдан тирәли бер урап чыгарга уйлады Зилә. Сагынылган икән. Тегесе-монысы белән туктап сөйләшкәли торгач, мәйдан уртасына көрәшчеләр чыкты. Алыптай ирләрнең бер-берләрен аркан чөйгәнен карарга яратмый иде Зилә. Кайтырга борылды. Ләкин... Әллә ишетелде генә инде... Мәйдан тирәли искән җәйге җил бик кадерле тавыш белән: «Зилә-әү!» – дип пышылдый иде аңа. Әнә тагын бер пышылдадылар. Хатынның күзләре шулкадәр дә газиз таныш чалымнарны абайлады. Ул! Кайткан! Ничәмә-ничә еллардан соң беренче күрешүләре иде бу аларның. 

– Ашыгасыңмы? – дип сорады күрше егете.
– Ашыйкмыйм да... Кайтырга кирәк инде, ирем шашлык кыздырып калган иде...
– Монда кеше күзендә торып булмый, әйдә, аулаккарак күчик әле, – ир аны терсәгеннән тотып тал ышыгына әйдәде. 
– Юк, килешмәс. Әллә ниләр уйлаулары бар...
– Кич капка төбенә чык бүген. Яшьлекләрне искә алырбыз...
Зилә оялудан кызарып ук чыкты. Ничек инде? Ул бит гаиләле хатын? Ире белсә, ни әйтер? Алай да:
– Сине хатының чыгарырмы соң? – дип шаярткан булды.
– Әй, хатын... Нәрсә инде ул хатын? Белсә ни? Тик ятсын әнә өендә. Бар нәрсәсе җитеш, бар нәрсәсе бар! – Ирнең тавышында масаю сизелә иде. 
Зилә күзләрен тутырып беренче мәхәббәтенә карады. Гомер иткән хатыны турында аның шулай тәкәллефсез генә сөйләвенә эчтән гарьләнде. Юк, кыйммәтле футболкасыннан карбыз кадәр корсагы шәйләнгән бу ир аның беренче мәхәббәте түгелдер... Юктыр, бу башка кешедер... 
– Сагындым, Зилә! Синең белән бер сөйләшәсе, аңлашасы килә иде. – Нәкъ теге вакыттагы кебек, ир аның бармакларын учына кысты. Зилә ашыгып кулын тартып алды, үзе дә сизмичә, күлмәк итәгенә ышкып куйды. Ир аның бу хәрәкәтен сизде, йөзен чытып алгандай булды.
– Әллә син бер дә сагынмадыңмы? Теге юлы, сагынырмын, дигән идең бит, хәтерлисеңме? – ирнең елмаюы Зиләгә мыскыллагандай тоелды. Әйтерсең аны хәзер пычрак суга коендырдылар. Ул башын чөеп, карашын иргә төбәде. Иңбашлары үзеннән үзе язылып, гәүдәсе калкыбрак киткәндәй булды. 
– Юк, – диде Зилә, – сагынмадым. Сагынырлык ярым булмагансың, ахрысы. 
Шулай диде дә,  яшел печәнне тездән ярып, болын буйлап тиз-тиз үзләренә таба атлады. Ә җил, арттан пышылдап калды: «Зилә-әү!» Юк, бу юлы артка кабат борылып карамады. Алда аны ире көтә иде. 

 Лилия Гәрәева

фото: https://pixabay.com/ru

 Сөембикә

Сагынырлык ярым түгелсең...
Сагынырлык ярым түгелсең...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: