Tөрлесеннән
31 Декабря 2020, 21:00

Кеше үтергән җинаятьче кулга алынган

Агымдагы елның 11 август көнендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе дежур частена Йөгерек Танып елгасында ир кеше мәете табылу турында хәбәр килә. Полиция хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, кеше үтерүченең шәхесе икенче көнне үк билгеле була.
Вакыйга булган урынны караганда мәетнең башының уң ягында җөй булуы, куллары бәйләп, тимер швеллерга беркетелгәнлеге ачыклана. Шушы факт буенча РФ Җинаятьләр кодексы 105нче статьясының беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла.
Җинаять эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре: полиция капитаны Илшат Хәмәтяров, полиция өлкән лейтенанты Илнур Фазылбәков, эксперт-криминалист, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хәмәтяров, участок уполномоченныйлары, полиция өлкән лейтенанты Алмаз Абраров һәм полиция лейтенанты Айдар Хәсәнҗановлар бүлекчә начальнигы урынбасары, полиция майоры Динар Низамов җитәкчелегендә оператив эзләү эшләре алып баручылар шаһитлардан сорау алу, дәлилләр эзләү, җинаять билгеләрен табу юнәлешендә нәтиҗәле эшләп җинаять кылучының эзенә тиз төшәләр. Кеше үтергән гражданин кулга алынган һәм гаебен таныган.

Читайте нас