Төрле төбәкләрдә кешеләрнең эчәр өчен яраксыз спиртлы эчемлекләр эчеп агуланып үлү очраклары турында мәгълүмат чараларында күп тапкырлар язылды, күрсәтелде. Әле дә күрсәтеп, язып торалар. Халык арасында аңлату эшләре даими алып барыла. “Погонлылар” сәүдә нокталарына тикшерүләр үткәрә, законнар чыгару өстендә эшләгән депутатлар техник максатларда кулланыла торган химик средстволарны сатуны җайга салу турында баш вата. Шулай булуга карамастан, урыннарда, бигрәк тә, авылларда әлеге көндә дә сәүдә нокталарында шушы сыекчалар белән сату итү очраклары бар икән. Бүген иртәнге 10—11 сәгатьләр аралыгында гәзит укучыбыз шалтыратып борчылуын белдерде.
—Дәшми кала алмыйм, дөрес аңлагыз. Авылда ничә сәүдә ноктасы булса, барысында да “фанфурик” белән сату итәләр. Үзебез андый әйберләр кулланмыйбыз. Мин аның күпме торганын да белмим. Кичә кич бер танышымны очраттым. Магазиннан кайтып килә. “Салып алган”. Кесәсеннән “фанфурик” шешәләре “баш төрткән”. Күпме тора ул әйбер дип кызыксындым. “Айнык булсаң шешәсен —35, исерек булсаң 45 сумга бирәләр...” — диде дә, юлын дәвам итте... Авылдагы әбиләр дә шул хәшәрәтне куллана. Менә дигән авылдашларыбызның күз алдында эчеп юкка чыгуына йөрәк әрни. Өйдән көмешкә куып сатучылар да юк түгел... Авылымны әйтмим. Тыңлаганыз өчен рәхмәт...
Менә шундый хәлләр. Авыллар “картая”, авыллар бетә, дибез. Үзебезгә бирелгән гомерне үзебез теләп сатып алган агу белән дә зарарлагач, кешедә нинди тазалык калсын, кайдан алга барып булсын?
Ә бит “самопал” аракы, “төнлә туган” сыекчалар белән сату иткән физик шәхесләргә карата чаралар күрү мөмкинлеге бар. Моның өчен шул төбәктә яшәгән халыкның эчке органнар хезмәткәрләренә бер шалтыратуы да җитә!