Балтач таңнары
0 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
24 декабрь 2020, 13:34
Башкортстанда яшәп иҗат иткән популяр җырлар авторы Роберт Тимербаевка — 60 яшь
"Изге халкым", "Ак майларда – ак вәгъдәләр", "Санама, күке", "Түбән Әврез авылы"... Шушы һәм башка бату популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев шушы көннәрдә 60 яшен билгеләде. Аның җырларын Башкортстанда да, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр, яратып башкаралар.
"Изге халкым", "Ак майларда – ак вәгъдәләр", "Санама, күке", "Түбән Әврез авылы"... Шушы һәм башка бату популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев шушы көннәрдә 60 яшен билгеләде. Аның җырларын Башкортстанда да, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр, яратып башкаралар.
Роберт Гафур улы Тимербаев Әлшәй районының Раевка касабасында туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын Башкорт дәүләт филармониясендә башлый. Анда эшләгән елларында (1978 - 1999) барлык Рәусияне урап чыга, Алмания, Франция, Италия, Голландия, Таиланд, Гарәб Әмирлекләре, Төркия кебек чит илләрдә чыгыш ясый. 1999 елда ул "Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар" дигән төркем төзи һәм иҗади эшчәнлеген шаулап-гөрләп дәвам итә.
Якын дусты, ижатташы Рамил Чурагол менә нәрсә дип яза: "Иҗади дус, Братым, Ут күршем... Йөзәрләгән популяр җыр авторы, композитор Роберт Гафур улы Тимербаевның гомер бәйрәме - данлы юбилее бүген! Аны эчкерсез күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Саулык, шатлык-куанычлар, гаилә һәм тормыш бәхете телибез. Яңадан-яңа иҗади балкышлар булсын! Халык синең җырларыңны ярата, Роберт! Синең җырлар бәла-хәсрәтләрне баса, шатлыкларны арттыра!”
Без дә шушы матур теләкләргә кушылабыз. Юбилеегыз бәхетле булсын, маэстро!
Чыганак
Фото Р. Тимербаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"