Tөрлесеннән
11 Августа 2020, 12:00

Күрше Татарстан Республикасының Арча районында өстенә 10 тонна ашлык ишелүдән бер кешенең гомере өзелгән...

Кеше үлеме белән тәмамланган фаҗига Татарстанның Арча районында теркәлгән. Анда ындыр табагын киптерү базында эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кеше үлеме белән тәмамланган фаҗига Татарстанның Арча районында теркәлгән. Анда ындыр табагын киптерү базында эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек ир чокырга төшкәч, аның өстенә 10 тонна арыш орлыгын бушатканнар. Хезмәттәшләре шактый вакыт узгач кына ирнең юклыгын күреп алган. Ир үзе чыгарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган, һәлак булган.

Тикшерүчеләр предприятиедә уздырыла торган эшләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплы вазифалы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.

Һәр җирдә саклык һәм игътибар таләп ителә дә соң. Бездә дә урып-җыюның кызган мәле, басуда да, ындыр табагында да һәркем сак булсын иде, дип искәртә чыганак.

Фото: пиксабай