Tөрлесеннән
11 Августа 2020, 11:37

Көндәшле авылында күрше хакын Тәңре хакына тиңлиләр

Көндәшле авылында яшәгән кешелеклелекнең иң матур үрнәкләрен җыйган күршеләре Роза һәм Тәбрик Сафетдиновлар турында фикерләрен хезмәт ветераны, икенче төркем инвалиды Әхмәтзыя Әхмәтдинов бәян итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Көндәшле авылында яшәгән кешелеклелекнең иң матур үрнәкләрен җыйган күршеләре Роза һәм Тәбрик Сафетдиновлар турында фикерләрен хезмәт ветераны, икенче төркем инвалиды Әхмәтзыя Әхмәтдинов бәян итә.
Халыкта элек-электән күршеләргә, күршелеккә зур әһәмият бирелеп килгән. Күрше хакы — Тәңре хакы, дигән мәкаль һәммәбезгә дә таныш. Бүген радио һәм телевидениедән күршеләргә багышлап берсеннән-берсе матур җырлар яңгырап тора. Һәм бу, минемчә, бик тә дөрес күренеш.
Мин инде сигезенче дистәне тутырам. Үз гомеремдә күп кешеләр белән яшәдем, һәм аларның барысыннан да уңдым, дисәм, хата булмастыр. Тик терәлеп торган ут күршеләремнән күпләр инде якты дөньяда юк. Исәннәре үзләре олы яшьтә. Ә олыгайган саен ниндидер кичектергесез, көтелмәгән очраклар килеп чыгып тора, күршеләргә ихтыяҗ сизелә. Безнең якларда, синнән ераграк торса да, өйләре күренеп торган, капкалардан чыккач бер-береңне танып сәламләшерлек кешеләрне дә күрше дип атап йөртү гадәте бар.
Безнеке белән кисешкән урамда бездән ике өй аша гына яшәүче Роза һәм Тәбрик Сафетдиновлар — нәкъ шундый күршеләр. Алар әле бездән күпкә яшьләр. Роза бер ел элек лаеклы ялга чыкты, Тәбрик исә быел яз алтмышын гына тутырды. Бу изге күңелле, игелекле кешеләр, ахрысы, туганда ук бер-берсе өчен яратылганнардыр, чөнки кечкенәдән яхмышларында охшашлыклар бар.
Көндәшле авылының гаярь ир-атларыннан булган Сәйфелгалим Сафетдинов Бөек Ватан сугышы яугире була. Берникадәр вакыт ул авылдагы “Башкортстан” күмәк хуҗалыгына рәислек итә, соңыннан җаваплы эшләрдә эшли. Каты авыру аны дөньядан иртә алып китә. Алты баланы (өч кыз, өч малай) үстереп кеше итү әниләре, сугыш чагында тракторчы булып эшләгән Орхыя апа иңнәренә төшә. Туганнары башта авылда, колхозда эшләп, төрле җирләргә таралыштылар. Тәбрик. Төпчек бала буларак төп нигездә калды. Водитель һөнәрле егет, армиядән кайткач, колхозда ГАЗ-51, ЗИЛ-555, ГАЗ-52 (автоостаханә) машиналарын хезмәтләндерде, больница водителе булды. Соңрак машина-трактор остаханәсендә слесарь булып эшләде. Әле ул газдан файдалану белгече.
Тормыш иптәше Роза — Түбән Карыш авылы кызы. Әтисе Мәдехәт Исмаев 1950 еллар башында безнең авылда укытучы булып эшли. Көндәшле кызы Мәмдүдә белән тормыш корып, алар җиде балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, ата кеше дөньядан яшьли китеп бара. 1982нче елны Бөре фармацевтика училищесын тәмамлаган Роза әнисенең туган авылына аптека мөдире булып эшкә килә, һәм бу килү гомерлеккә була. Авылның уңган егете Тәбрик белән тормыш корып, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Илгиз һәм Илдус бик акыллы, тәртипле, итәгатьле балалар булдылар, мәктәптә бик яхшы укыдылар. Икесе дә Уфа авиация-техник университетын тәмамлап, бүген башкалабызда мәртәбәле хезмәт итәләр.
Роза Мәдехәт кызы 37 ел Көндәшле авыл даруханәсенең алыштыргысыз мөдире булды. Аптекага килеп кергән һәркемне якты йөзе, җылы сүзе белән каршы ала иде, теге яки бу даруны ничек кулланырга кирәклеген җентекләп аңлатып озата иде. Ул эшләгәндә беркем дә даруларга кытлык кичермәде. Сиңа кирәк дару яисә укол иртән юк икән, кичкә инде өеңә үк китереп бирә: үз машиналары белән район үзәгендәге аптекадан алып кайталар иде. Менә шундый зур җаваплылык белән башкарды үз эшен Розабыз. Аңа бөтен авыл халкы рәхмәтле. Бер ел элек даруханә ябылды. Без моның белән килешә алмыйбыз, чөнки дарулар алуда зур кыенлыклар туды.
Алда әйтүемчә, алар икесе дә игелекле затлар. Без — олы кешеләр, иптәшемнең аяклары йөрми, үзем дә еш чирлим. Чит кеше ярдәменнән башка әллә ни булдырып булмый. Тәбрик һәм Роза — безгә зур таяныч. Алар көн саен кереп хәл белешәләр. Өй җыештырсыннармы, йорттагы, йорт-кура тирәсендәге үләннәрне чапсыннармы, хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс башка эшләр дисеңме — барысына да алар ярдәмләшә. Рәхмәт яусын аларга, балаларының, оныкларының игелеген күрсеннәр. Тормыш әнә шундый кешеләр белән матур бит ул.
Әхмәтзыя ӘХМӘТДИНОВ, хезмәт ветераны, икенче төркем инвалиды. Көндәшле авылы. (Ветеранның фикерләрен Мәгъдән ФАЗЫЛОВ җиткерде).
Фото социаль челтәрләрдән