Tөрлесеннән
7 Августа 2020, 11:31

Кухня сөлгеләрен ничек агартырга беләсезме, балтачлылар?

Вакыт узу белән кухня сөлгеләре ис белән туплана һәм гадәти юл белән юып бетерә алмаслык таплар белән каплана. Без аларны гади генә хәйлә кулланып бәллүр аклыгыдай аклыкка җиткереп агартып алыйк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Вакыт узу белән кухня сөлгеләре ис белән туплана һәм гадәти юл белән юып бетерә алмаслык таплар белән каплана. Без аларны гади генә хәйлә кулланып бәллүр аклыгыдай аклыкка җиткереп агартып алыйк.
Моның өчен кайнаган суда үсемлек маен җебетербез. Кыйммәтле чаралар да кулланмый гына хәлдән чыгарбыз.
Моның өчен 5 литр кайнар су, бер аш кашыгы агарткыч (отбеливатель), 3 аш кашыгы кер юу порошогы һәм иң мөһиме, бер аш кашыгы үсемлек мае кирәк.
Порошок, агарткыч һәм үсемлек маен кайнар суда җебетәбез. Моның өчен зур таз яки чиләк алабыз. Аңа сөлгеләрне салабыз һәм тулысынча салкынайганчыга кадәр калдырабыз. Сөлгеләрне кичтән салып төн буена калдыру җайлырак, әмма бер-ике сәгать тә җитә. Үсемлек мае тапларны чыгарырга ярдәм итәчәк, порошок һәм отбеливатель агарту процессын тәмамлаячак. Аннары сөлгеләрне чиста суда кат-кат чайкыйсы гына кала. Сөлгеләрегез ап-ак булып агарачак.
Бер киңәш: кухня сөлгесе сыйфатында йомшак (махровый) сөлгеләр кулланмаска тырышыгыз. Алар мондый ысул белән юуга начаррак бирешә.