Балтач таңнары
+5 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
5 Августа 2020, 13:00
Иске Балтач авылында яшәүче Дәүләтовлар йортындагы сихри матурлык
Балтач районы авылларында халык елдан-ел яңалыкка, төзекләндерү эшләренә күбрәк игътибар бүлә. Иске Балтач авылында гомер кичерүче Рита һәм Назыйф Дәүләтовлар йортындагы сихри матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел.
Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач районы авылларында халык елдан-ел яңалыкка, төзекләндерү эшләренә күбрәк игътибар бүлә. Иске Балтач авылында гомер кичерүче Рита һәм Назыйф Дәүләтовлар йортындагы сихри матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел.
Тыштан ук төзек, җыйнак йорт ерактан үзенә җәлеп итә. Капканы ачып йортка үтсәң, үзеңне чын мәгънәсендә әкият иленә килеп эләккәндәй хис кичерәсең. Капка алдыннан тигез итеп җәелгән тротуар, аның тирәли аллы-гөлле гөлләр тезелеп киткән. Петуния гөленең генә дә дистәләгән төрен үстерә уңган хуҗабикә. Алар махсус савытларда да, клумбаларда да матур таҗларын ачып сәламләп утыра. Ә бу үрмәле роза гөлен күз карасы кебек саклап, кадерләп үстерә Рита ханым. Көннәрне салкынайтуга таянып үскән җайланмасыннан сак кына төшереп каплап куюны хәстәрли.
Һәр үсемлекнең үз урыны бу йортта. Зур булмаган ясалма сулык тирәли дымлы урыннарны үз иткән чәчәкләр, гөлләр урын алган.
Мондый хозурлык, әлбәттә, гаиләнең һәр әгъзасының зур тырышлык нәтиҗәсе. Бер уйда, бер теләктә киңәшләшеп һәм килешеп эшләгән Дәүләтовлар тормышның кадерен арттырып яшәгән кешеләр. Матур итеп яши дә, ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрә дә белә алар.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"