Tөрлесеннән
28 Июля 2020, 07:49

Санкт-Петербургта һәлак булган башкорт артистын җирләү чыгымнарын ансамбль каплаячак

Санкт-Петербургта һәлак булган ансамбль артистын җирләү һәм гәүдәсен кайтаруга бәйле барлык чыгымнарны Ф. Гаскаров ансамбле үз өстенә алачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Санкт-Петербургта һәлак булган ансамбль артистын җирләү һәм гәүдәсен кайтаруга бәйле барлык чыгымнарны Ф. Гаскаров ансамбле үз өстенә алачак.
Бу хакта коллективның мәгълүмат бүлеге начальнигы Элиза Сынбулатова хәбәр иткән.
Ансамбль менеджментында хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта гәүдәне туган җиренә кайтару мәсьәләсе хәл ителә, гаиләгә һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк.
"Җәмәгатьчелекне җәлеп итүне таләп итә торган хәл ителми торган проблемалар юк. Ансамбль дирекциясе гаиләсе һәм тикшерүчеләре белән даими элемтәдә тора. Үлүнең сәбәпләре дә билгеле түгел, тикшерү бара. әлеге вакытта Кириллның әнисе янында тора», — дип аңлатты Элиза Сынбулатова.
Мәрхүмнең туганы Ольга Васильеваның республика башлыгы Радий Хәбировка гәүдәне транспортлауны оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки Санкт-Петербург тикшерүчесе Кириллның гәүдәсен коронавирус аркасында тоткарларга мөмкин, дип фаразлаган.
Ансамбль директоры Алмаз Сәетов, транспортка акча җыю игълан ителмәде, дип ассызыклады.
«Гаскаров ансамбле бүген балет артисты Кирилл Антроповны югалтуга бәйле кайгы кичерә. Бөтен оештыру мәсьәләләре буенча транспортировка, тгәүдәсен туган ягына алып кайту, җирләүне оештыру һәм финанс ярдәме кхрсәтүне ансамбль үз өстенә ала. Без акча җыюны игълан итмибез. Ф.Гаскаров ансамбле администрациясе, ансамбль коллективы һәлак булган хезмәттәшебезнең гаиләсе алдына килеп туган барлык сорауларны хәл итә. Безнең белән бергә кайгырганыгыз өчен рәхмәт сезгә», — диде ул.
Кирилл Антропов Санкт-Петербургка ялга киткәч, биеклектән егылып һәлак була.
Чыганак: Башинформ