Tөрлесеннән
3 Июля 2020, 12:06

Башкортстанга күптән көтелгән җәйге җылы килә

Башкортстанда июльдә җылыта, дип фаразлый Башгидромет синоптиклары. Атна азагында төбәккә көньяк-көнбатыштан җылы һава массасы килә.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Башкортстанда июльдә җылыта, дип фаразлый Башгидромет синоптиклары. Атна азагында төбәккә көньяк-көнбатыштан җылы һава массасы килә. Төнлә температура +12,+17, көндез исә +23,+27 градускача күтәрелә. Урыны белән яшенле яңгыр ява. Киләсе атнада югары басым көчәя, явым-төшем туктый. Гомуми алганда, июльдә температураның нормага ярашлы (уртача тәүлек +18,4), ә явым-төшемнең нормадан берникадәр булуы көтелә (60-70 миллиметр). Республикада июньнең соңгы декадасы салкын – уртача тәүлек һава температурасы гадәттәгедән 3-6 градуска түбән булды, тауларда һәм уйсу урыннарда кырау төште. Мондый күренешләр ешрак июнь башында күзәтелә.
Читайте нас