Tөрлесеннән
30 Июня 2020, 10:00

Салават шәһәрендә бәхетсезлек очрагында 27 яшьлек кыз заводта кулын өздергән

Салаватта «Салават катализатор заводы» җәмгыятенең 27 яшьлек хезмәткәре авыр травма алган. Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, оешмада бәхетсезлек очрагын тикшерә башлаганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салаватта «Салават катализатор заводы» җәмгыятенең 27 яшьлек хезмәткәре авыр травма алган. Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, оешмада бәхетсезлек очрагын тикшерә башлаганнар.

Аппаратчы 25 июнь көнне цеолитлар җитештерү җайланмасын дозалау, катнаштыру һәм грануляцияләү узелын хезмәтләндергәндә, сул кулының терсәгеннән аскы өлешен өздергән.

Тикшерү барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыкланачак.