Tөрлесеннән
11 Июня 2020, 10:00

Бакча казырга чыгып... кеше калдыкларына тап булган?!.

Караидел районында яшәгән ир үз биләмәсендә кот очарлык "табыш"ка юлыккан. Ике метр тирәнлектә пакетка салынган мәет калдыклары табылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Караидел районында яшәгән ир үз биләмәсендә кот очарлык "табыш"ка юлыккан. Ике метр тирәнлектә пакетка салынган мәет калдыклары табылган.
Бу хәл турында UfacityNews.ru порталы хәбәр итә. Хайран калырлык вакыйганы ишетеп, хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп җитә. Тикшерүдән күренүенчә, калдыклар җирдә 16 ел яткан булырга тиеш. Ике пакетта кеше сөякләре, курткадан тыш, хатын-кыз кирәк-яраклары, бизәнгечләр, алтын алка, тарак табылган. Аннары ике ир һәм ике хатын-кызның документлары да булган.
Табылган әйберләр медицина экспертизасына җибәрелгән, аның ярдәмендә кара эшкә ачыклык кертелүе мөмкин. Моннан 16 ел элек нинди җинаять кылынган, кырын эшнең кем тарафыннан башкарылуы да, бәлки, билгеле булыр.
Фото: Bash.News