Tөрлесеннән
3 Июня 2020, 10:00

Кайда минем зур әти?

Бүген Ләйләнең әтисенең вафатына биш ел. Зур әтисе күзләрен йомганда тумый да калган кызы Лилианага тиздән дүрт яшь тула.

Бүген Ләйләнең әтисенең вафатына биш ел. Зур әтисе күзләрен йомганда тумый да калган кызы Лилианага тиздән дүрт яшь тула.
Көнозыны хатынның кулына эш бармады. Күңеле һаман әтисен юксынды. Бигрәк көтмәгәндә китеп барды, ышанырлык та түгел. Хаклы ялга туктар алдыннан документлар сорагач район үзәгенә документлар илткән, машинасы белән кайтып капка алдына туктагач, шунда йөрәге тотып, машинасында утырып үлгән... Кояшлы май ае иде...
Бар халык аптырады. Авылда бер ир иде. Кем нинди йомыш белән килсә, буш чыгармады, кемгә нинди ярдәм кирәк булса, эшен калдырып шунда ашыкты...
Истәлекләрен барлап туганнары белән Ләйлә видеоролик эшләде. Әти турында матур җыр сайлады. Альбомнарны битли башлагач, фотоларның да бик аз булуын күрде. И, фотога төшәргә яратмый, аңа вакыты да юк иде шул, мәрхүмнең.
Менә армиядә чагы, бусы әнисе белән өйләнешкән елда авыл сабантуенда төшелгән. Ә болары гаиләдәге өч кыз тугач, һәркайсын кочып, яратып төшелгән кадрлар. Калганнары мәҗлесләрдә, кызларының никахында, туенда һәм гомеренең соңгы Яңа ел кичендә өч кияве арасында туктатылган мизгелләр...
Уйларына бирелеп хатын кече кызы Лилиана белән урамнан атлады. Эштән кайтып килүе. Кызын бакчадан алды. Кызы туктаусыз сөйләнә. Менә каршысына бер бала килеп чыкты. Лилиана белән бер төркемгә йөргән Илдар өр-яңа балалар велосипедына утырып алган.
—Ой, сәпид алдырдыңмыни, Илдар? — Лилиана, йөгереп барып малай утырган велосипедның рулен тотты.
—Әйе, зур әтием бүләк итте, — диде дә, малай асфальт урамнан җилдерде.
—Әни, әнием, ә нигә минем дә зур әти миңа сәпид бүләк итми? Миңа да Илдарныкы кебек сәпид кирәк! Сәпид кирәк!— дип сөйләнде.
—И, балам, синең зур әтиең юк бит, булса, сиңа да бүләк итәр иде... —Ләйлә, яшьләренә буылды. —Алырбыз, балам, сиңа да алырбыз, яме.
—Юк, миңа син алган кирәкми. Миңа Илдарныкы кебек зур әти бүләк иткәне кирәк!
Ул арада якындагы тыкырыктан бер абзый чыгып килгәне күренде. Сабый шул бабайны күреп калу белән үзенчә сөйләнде:
—Әни! Әнием, әнә теге бабай минем зур әти түгел микән? Йөгерим әле янына!—Бала торып йөгерде.
Күп тә үтмәде, күрше йорттан балалар өере килеп чыкты да, бабай бер кызны кочаклап алды, җитәкләп кайтып китте.
—Минеке булмады-ы-ы... Әнә теге кызныкы булды-ы-ы... Берәр кайчан минем дә зур әти мине шулай эзләп табар әле, әйме, әнием...
—Балам. Синең зур әтиең юк, үлде бит...
—Ә нигә үлде? Ә нишләп үлде?
—Чирләп үлде...
—Чирләгәч үләләрмени, әнием? Кыш көне мин дә бик нык чирләдем. Үлмәдем ич.
—Зур әтиең үлеп китте инде...
—Алай булмасын иде. Садикта кызларның, малайларның күбесендә икешәр зур әти, ә миндә берәү дә юк...—Лилиана үпкәләп куйды.
—Нишлисең инде, балам? Безнеке шулай булды инде.
—Алай булмасын иде...
Ләйлә ни дияргә дә белмәде. Тагын ничекләр аңлатсын сабыйга? Үсә-үсә аңлар да бит. Әле шундый чагы.
Шул вакыт кызның кесә телефоны шалтырады. Авылдан зур әнисе шалтырата иде.
—Кызым, исәнме! Әтиең, әниең, апаларың белән кайтыгыз. Сезне көтәм. Син яратып ашаган эремчек шәңгәсе пешердем, балам. Тагын бер сюрпризым бар сиңа!
—Ниниди сюрприз, зур әни?
—Кайткач күрерсең. Синең бит тиздән туган көнең. Бүләк алдым. Велосипед.
—Ур-р-ра! Зур әни миңа сәпид алган! Әйдә, әнием, зур әни янына! Ул анда безне көтә!
Фото ачык чыганаклардан
Читайте нас