Балтач таңнары
+15 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
27 Мая 2020, 14:00
Мәчеләр дә чирли... коронавирус белән...
Русиядә башлап мәченең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Ковидлы мәче карантинга озатылган.
Русиядә башлап мәченең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Ковидлы мәче карантинга озатылган.
"Россельхознадзор" җитәкчесе урынбасары Николай Власов әйтүенчә, йорт хайваннарына һәм кыргый җәнлекләргә каршы бер нинди дә чаралар күрелмәячәк, чөнки әлегә аларның саулыгына һәм гомеренә кире йогынты һәм биотөрлелеккә хәвеф белән янаган гамәлләр юк.
COVID-19 вирусын йоктырган мәчегә биш яшь, ул әлегә кадәр нинди булган, арытабан да шулай яшәвен дәвам итә, тик өйдә карантинда. Аның хуҗасы элек ветеринарга мөрәҗәгать иткән, аннан "Россельхознадзор" идарәлегенең махсус бүлегендә тикшерткән.
Мәченең тамагындагы һәм танавындагы лайлалы тиресеннән биоматериал алганнар. Ул артабан полимераз чылбыр реакциясе белән тикшерелгән, нәтиҗәдә мәчедә COVID-19 вирусы барлыгы ачыкланган. Коронавирус инфекциясенең төп йогу юлы кешедән – кешегә дип санала.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, әлегә чирнең йорт хайваннарыннан кешегә күчүе хакында бер нинди дә дәлил юк.
Чыганак
Фото: mvestnik.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"