Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
21 Мая 2020, 08:00
АКШта бер гаилә юлда миллион долларлык сумка тапкан
Табылдыкны алар полициягә биргәннәр.
Табылдыкны алар полициягә биргәннәр.
Вирджиния Штатының Кэролайн округында яшәүче Эмили Шанц гаиләсе белән машинада бара. Хатын юлда бер капчыкка тап була һәм чүп-чар салынган капчык дип уйлап туктый, аны тиешле урында ташларга уйлый. Һәм бу дөрес эшләгән булып чыга.
Гаилә капчык эчендә «касса саклагычы» дигән пластик пакетлар һәм почта хезмәте логотибына тап була. Моннан тыш, сумкадан берничә адым арада алар янә пластик пакетлар белән бер капчык таба.
Озак уйлап тормастан, Шанц округ полициясенә шалтырата һәм серле табылдык турында сөйли. Урынга килгән хокук сакчылары сумкаларның бер миллион долларга якын акча белән тулы булуын ачыклаган. Күрәсең, аларны почта хезмәткәрләре югалткан. Әмма чынлыкта ни булган — полиция хезмәткәрләренә ачыкларга туры киләчәк, дип хәбәр итә WTVR.
Журналистларга биргән интервьюсында хатын-кыз болай дип җавап бирә:
—Бу бердәнбер дөрес карар: без үзебезгә тиеш булмаган әйберне алмадык.
https://news.mail.ru/society/41862136/?frommail=10
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"