Балтач таңнары
+6 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
18 Мая 2020, 09:00
Зөләйханың күңел күзләре нәрсәгә өйрәтә?
Иске Балтач авылыннан педагогик хезмәт һәм сәхнә ветераны Зәлфирә Гатина “Зөләйха күзләрен ача” фильмына карата фикерен уртаклаша.
Иске Балтач авылыннан педагогик хезмәт һәм сәхнә ветераны Зәлфирә Гатина “Зөләйха күзләрен ача” фильмына карата фикерен уртаклаша.
Гүзәл Яхинаның романы буенча эшләнгән “Зөләйха күзләрен ача” дип исемләнгән фильм миңа бик ошады. Тагын да күрү бәхете насыйп булса икән, дигән өметтәмен, тәэсир көче зур.
Китабын укыганда: “Я, Хода, күпме җәфалар чигеп төзелгән тормыш, нигә юкка чыкты икән,” дигән фикер туган булса, фильм кеше көченең, уңганлыгы булдыклылыгы белән горурлык хисләре уятты.
Тайгада нинди матур яшәеш барлыкка килә... Ә инде Зөләйха татар хатыны язмышын дәлилли. Баласын каны белән туендыра. Ничә тапкыр каенанасының рухына: “Мин баламны үстерегә тиешмен”, — дип җавап бирә. Әйе, ул чын ана: баласын үстерә, аның сәләтенә әйдәүче көч бирә, юл ярырга мөмкинлеген ача.
Күрәсең, “Зөләйха күзләрен ача” дигән исемгә бу роман лаек. Зөләйханың алдына язмыш һәр көн саен сынаулар куя, бу сынаулар аның күзләрен дә ача, ихтыяр көчен ныгыта. Татарда “күңел күзе” дигән сүз төркеме бар. Менә шул күз үткерләнә. Әмма ул туып-үскән җирен сагынып яши. Таудан төшкәч тә аның күз алдына улының бала чагы килә. Ул аны кочаклап күтәреп ала. Гүя, ул, язмыш миңа ниләр генә күрсәтмәде дә, кайларда гына яшәтмәде, дигән төсле тоела. Шул ук вакытта мин кайттым, кабул ит мине, туган җирем, дигән хисләр тудырды. Бу әсәр, фильм һәр дәверне Зөләйханың күңел күзләре аша заман агышына ярашлы итеп кабул итәргә өйрәтә.
Зәлфирә ГАТИНА.
Фото:
https://www.kinopoisk.ru/picture/3364965/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"