Tөрлесеннән
28 Августа 2019, 12:02

Мишкәле Ишмурзиннарны авылдашлары уңганлыклары өчен хөрмәт итә

Мишкә авылындагы уңган, булган гаиләләрнең берсе Сильва һәм Геннадий Ишмурзиннарда булып бакча, ихаталарындагы тәртип, уңышка сокланып кайттык.

Мишкә авылындагы уңган, булган гаиләләрнең берсе Сильва һәм Геннадий Ишмурзиннарда булып бакча, ихаталарындагы тәртип, уңышка сокланып кайттык.
Ике бала — кыз һәм малай үстереп тормышка бастырган гаилә башлыгы вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшли. Хәләл җефете — йорт хуҗабикәсе.
—Йортта да эш җитәрлек, — ди Сильва ханым. — Иртән торгач та тавык чүпләсә дә бетми торган мәшәкатьләргә күмеләсең. Кич җиткәне сизелми дә кала. Мал-туар, кош-корт, бакча тәрбияләп, өй эчендә кайнап үтә гомер...
Әйе, авыл җирендә һәр мизгелнең үз мәшәкате. Өлгерермен әле, вакыт бар дип йөрсәң, уңышсыз да калуың бар. Ишмурзиннар вакытны кулдан ычкындыра торганнардан түгел.
Бакчаларында үскән алмагачлары мул уңыш белән сөендергән. Яшелчә, җиләк-җимешнең ниндие генә үсми бу йортта?! Һәммәсенә вакытында дөрес тәрбия биргәч, уңышны мулдан ала Ишмурзиннар. Кыярдан кайберәүләр кебек, бер җәйдә ике тапкыр уңыш ала уңган хуҗабикә.
Йорт тулы әйләнә-тирәне бизәп үскән аллы-гөлле чәчәкләре дә күзләрне иркәли, кәефне күтәрә.
Газим ТАЛИПОВ фотосы
Читайте нас