Балтач таңнары
-16 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
28 август 2019, 15:31
Балтачлылар, бүген алмадан шарлотка пешерегез
Бакчаларда алланып-балланып алмалар өлгерде. Хуҗабикәләр өлгергән уңыштан как, төрле компот, кайнатмалар әезрләп кышкылыкка запас әзерләү мәшәкатьләре белән яна бу көннәрдә. Без бүген гади генә ысул белән алмадан шарлотка пешереп якыннарыгызны сыйларга чакырабыз.
Бакчаларда алланып-балланып алмалар өлгерде. Хуҗабикәләр өлгергән уңыштан как, төрле компот, кайнатмалар әезрләп кышкылыкка запас әзерләү мәшәкатьләре белән яна бу көннәрдә. Без бүген гади генә ысул белән алмадан шарлотка пешереп якыннарыгызны сыйларга чакырабыз.
Бу пирог өчен кирәк булачак: 6-8 уртача күләмле алма, 9 аш кашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 йомырка, аш серкәсе белән сүндерелгән бер бал кашыгы сода, аз гына ванилин һәм дарчин (корица) салырга була.
Бер савытка 3 йомырканы сытабыз, аның өстенә 1 стакан шикәр комы салып, яхшылап күбекләнгәнче болгатабыз. Килеп чыккан катнашма өстенә сыек май һәм 1 стакан он, сода салып болгатабыз. Тәм бирү өчен чеметем генә ванилин белән дарчин сала аласыз. Әлеге катнашмага алма чистартып турыйбыз һәм майланган табага җәеп мичкә озатабыз. Шарлотка 10-15 минутта әзер була. Гадәттә, ул суынгач тәмле була, шуңа күрә табынга кайнар килеш чыгармаска кирәк.
Фото Интернет челтәреннән
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"