Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
12 август 2019, 20:22
Балтач гөмбәчеләре урманга бер баруда центнердан артык… әтәч гөмбәсе (лисичка) җыйган!
Иске Балтач авылында яшәүче уңган, булган гөмбәче гаилә шушы көннәрдә урманга юллангач, чын мәгънәсендә могҗизага юлыга: әтәч гөмбәсе аланына барып чыга.
Иске Балтач авылында яшәүче уңган, булган гөмбәче гаилә шушы көннәрдә урманга юллангач, чын мәгънәсендә могҗизага юлыга: әтәч гөмбәсе аланына барып чыга.
Өч кешенең дүрт сәгать эчендә җыйган утыз чиләк (!) гөмбәсе үлчәүгә салгач центнердан артык тарта.
—Урман хәзинәсе үзебезгә дә, туганнарга, якыннарга да җитте. Гөмбәне урманның эченнән түгел, урман авызыннан, ачыклыктан җыйдык, — ди гөмбәче гаилә башлыгы Ленар Рәшит улы.
Кызыклы хәбәрләре белән уртаклашканнары өчен гөмбәчеләргә рәхмәт белдерәбез һәм җыйган урман сыйлары хәерле ризыкларына язсын, дигән теләктә калабыз.
Ә сез, дуслар, ялларыгызны ничек үткәрдегез?
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"