Балтач таңнары
+12 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
30 Июля 2019, 10:44
Мишкә районында полиция хезмәткәре корт чагудан һәлак булган...
Республикада күңелсез хәлләр теркәлеп кенә тора. Бүген полиция хезмәткәрен бал корты чагып үтерүе турындагы хәбәр күпләрне тетрәндергәндер. Бу хәл Мишкә районында теркәлгән.
Республикада күңелсез хәлләр теркәлеп кенә тора. Бүген полиция хезмәткәрен бал корты чагып үтерүе турындагы хәбәр күпләрне тетрәндергәндер. Бу хәл Мишкә районында теркәлгән.
Якынча мәгълүмат буенча, полиция капитаны Венир Ибатуллин гаиләсе белән Юбайкүл авылына танышларына кунакка бара. Кичен аның муенын берничә бал корты чага. Иргә шунда ук тын алуы авырлаша. Венир Ибатуллинны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә илтәләр, әмма табиблар ярдәм итә алмый: полиция хезмәткәре анафилактик шоктан үлә. Мәрхүмнең хатыны һәм өч баласы кала.
Алда ни көтәрен беребез дә күзаллый алмый. Аллергиядән иза чиккән кешеләргә беренче ярдәм таблеткаларын, уколларын үзләре белән йөртергә кирәктер, бәлки...
Фото Интернет челтәреннән
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"