Балтач таңнары
-11 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
30 июль 2019, 11:00
Күршеләре коткармаса, янгында янып үләр иде...
Узган атнаның җомга көнендә Салават районының Миндеш авылында янгын чыга. Агачтан салынган шәхси йортны кыска вакыт эчендә ут ялмап ала. Бу вакытта өйдә 1нче төркем инвалиды берүзе, ә йорт хуҗабикәсе дәваханәгә киткән була. Янгын чыкканын тойса да, аяклары йөрмәү сәбәпле, ир йорттан чыга алмый.
Узган атнаның җомга көнендә Салават районының Миндеш авылында янгын чыга. Агачтан салынган шәхси йортны кыска вакыт эчендә ут ялмап ала.
Бу вакытта өйдә 1нче төркем инвалиды берүзе, ә йорт хуҗабикәсе дәваханәгә киткән була. Янгын чыкканын тойса да, аяклары йөрмәү сәбәпле, ир йорттан чыга алмый.
Бу хәл фаҗига белән тәмамланыр иде, бәхеткә, күрше егет Илнар Зарипов утны күреп калып, ярдәмгә ашыга. Әмма үзе генә ирне чыгара алмагач, ярдәмгә әтисе Булатны чакыра. Әтиле-уллы инвалидны янган йорттан сөйрәп чыгарып, аны үлемнән коткара.
”Вакыйга урынына килеп җиткән Салават районының 89нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре утны сүндерә, әмма йорттан көл-күмер генә кала. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгын чоланда торган суыткычтан чыккан”, — дип яза “Башкортостан” гәзите үзенең сайтында.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"