Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
29 июль 2019, 11:47

Борай районында ике ир батып үлгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлегеннән хәбәр итүләренчә,25 июльдә Борай районында ике ир батып үлгән. 47 һәм 38 яшьлек ир-егетләрнең гәүдәләрен Хаҗи авылы янындагы күлдән чыгарганнар. Әлеге вакытта тикшерү алып барыла, дип яза Башинформ агентлыгы үзенең сайтында.

Коткаручылар барлык ял итүчеләрне суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматтары буенча, ел башыннан Башкортстан сулыкларында 83 вакыйга теркәлгән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече суднолар буенча төбәк дәүләт инспекциясе үзәге мәгълүматы буенча, 25 кеше батып үлгән, шуларның җидесе – балалар.
Балалар фаҗигасе Уфа, Агыйдел, Белорет шәһәрләрендә, Бөрҗән, Балтач районнарында һәм ике очрак Дуван районында теркәлгән.
2019 елгы мизгелдә бүгенге көнгә 67 кеше коткарылган.
Белгечләр сулыкларда аеруча игътибарлы булырга чакыра. Су коену өчен җиһазландырылмаган елга-күлләрдә су коену катгый тыела. Ә балаларның ялгызларын гына сулыклар буена җирәрмәгез. Су коенгандагы хәвефсезлек кагыйдәләрен кат-кат аңлатыгыз, аларны күздән ычкындырмагыз. Шул чагында гына көтеп алган ял, бәйрәм көннәре хәвеф-хәтәрсез үтәр.
Фото: Башинформ
Читайте нас