Tөрлесеннән
29 Июля 2019, 12:33

Алдагы төндә Балтачта кырау төшүе ихтимал

Быелгы җәй “сюрпризлар”ын күрсәтеп кенә тора. Әле кояш кыздыра, әле коеп яңгыр ява, салкынайтып җибәрә. Бүген янә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә.

Быелгы җәй “сюрпризлар”ын күрсәтеп кенә тора. Әле кояш кыздыра, әле коеп яңгыр ява, салкынайтып җибәрә. Бүген янә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә.

Министрлыктан белдерүләренчә, көн торышы тагын да бозыла, кырау төшүе ихтимал.

30 һәм 31 июльдә төнлә температура +5, +10 градус булса, урыны белән 0 градуска кадәр төшүе дә ихтимал. Ә бу инде кырау төшәчәк дигән сүз.

Көндез дә җылы түгел. Якынча +13, +18 градус кына. Аерым районнарда гына +23 градус күрсәтәчәк.

Урыны белән яңгыр, томан булачак.

Календарьда әле җәйнең башланмаган тагын бер ае бар. Ичмасам, анысы җәй төсен күрсәтсә ярар иде...
Фото Интернет челтәреннән
Читайте нас