Балтач таңнары
+22 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
26 Июля 2019, 12:03
Күз ачып йомганчы сабый әтисез дә, әнисез дә калган...
Бу зур бәхетсезлеккә юл-транспорт һәлакәте сәбәп булган.
Бу зур бәхетсезлеккә юл-транспорт һәлакәте сәбәп булган.
Волгоград өлкәсендә көньякка ял итәргә барган гаилә юл һәлакәтенә юлыга. Авария ясауда гаепле “Тойота” автомобилендәге Башкортстан кешесе, диләр.
“В1.ру” басмасы хәбәр итүенчә, фаҗига Волгоград өлкәсенең Дубовский районында теркәлгән. Үлем белән тәмамланган һәлакәткә “Тойота” автомобиленең хәвефле маневры сәбәпче була. Башкортстанда яшәүче водитель үз полосасыннан “Киа Спортейдж”ның кырыена күчә, һәм шул мәлдә “Киа Спортейдж” каршы як юл полосасында автобус белән бәрелешә.
Авария шаһитлары һәлакәттә гаепле булган “Тойота” водителен куа китә. 10 километр үтү белән аны чак куып басалар һәм авария урынына китерәләр. Ир исә үз гаебен танымый, үзенең “Тойота”сы белән “Киа Спортейдж”ның бәрелешүен инкарь итә.
“Бәрелешкән очракта машинада эз калыр иде”, — ди ул хокук сакчыларына.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Пермь өлкәсеннән гаилә пары — 29 яшьлек хатын һәм аның иренең гомерләре аянычлы өзелә. 5 яшьлек кызлары күз ачып йомганчы тома ятим кала...
Юл битарафлыкны, хаталарны гафу итми, диләр. Юлга чыкканда сак булыгыз. Үзегез турында гына түгел, юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләр хәвефсезлеге турында да уйлагыз. Сәферләрегез хәерле булсын!
Чыганак: gtrk.tv
Фото: 59.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши