Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
19 июль 2019, 10:20

Башкортстан телевидениесенең танылган дикторы Камил Акчурин вафат

Сиксәненче-туксанынчы елларда Башкортстан телевидениесенең танылган дикторы, алып баручысы Камил Акчурин вафат булган. Бу аянычлы хәбәрне бүген ”Кызыл таң” гәзите сайтыннан укып белдек.

Сиксәненче-туксанынчы елларда Башкортстан телевидениесенең танылган дикторы, алып баручысы Камил Акчурин вафат булган. Бу аянычлы хәбәрне бүген ”Кызыл таң” гәзите сайтыннан укып белдек.


Хезмәт юлын яңалыклар хезмәтендә башлап, артабан репортер вазифасында дәвам итә ул. "Сәлам" программасын алып бара.


Без аның ягымлы тавышын "Башкортстан","Шәрык" радиолары аша тыңлап хозурландык. Ул, шулай ук, алыштыргысыз концертлар алып баручы буларак та истә калды.


Аңа нибары 58 яшь иде. Озакка сузылган каты авыру аны арабыздан алып китте.

Мәрхүмнең гаиләсенә, якыннарына Аллаһы сабырлыклар бирсен.

Фото: "Баш ньюс"
Читайте нас