Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 июль 2019, 17:11

Балтачлылар, кара карлыганнан кайнатма әзерлик!

Җәй уртасы да үтте. Быелгы җәй һава шарталарының көйсезлеге белән бераз кәефне төшерсә, җиләк-җимеш уңышы белән әллә ни сөендермәсә дә, бакчаларыбызда бер елны да алдатмаган карлыган уңышы өлгергән мәл җитте.

Җәй уртасы да үтте. Быелгы җәй һава шарталарының көйсезлеге белән бераз кәефне төшерсә, җиләк-җимеш уңышы белән әллә ни сөендермәсә дә, бакчаларыбызда бер елны да алдатмаган карлыган уңышы өлгергән мәл җитте.
Күп хуҗабикәләр бу көннәрдә кышкылыкка төрле кайнатмалар әзерли. Безгә дә бер шәп кайнатма рецепты тәкъдим иттелр. Шуны бүген сезгә дә уртаклашырга булдык.
Ул кара карлыганнан телеңне йотарлык тәмле кайнатма. Әлбәттә, күп хуҗабикәләрнең сыналган үз рецептлары барлыгын да беләбез. Әмма серле сандыгыгызга бу кайнатманы әзерләү серләре дә өстәлсә, комачауламас, дип уйлыйбыз.
Түбәндә без өйрәтәчәк ысул белән әзерләнгән кайнатма желе кебек куе була һәм озак саклана.

Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк. Кайнатма савытына 6 стакан су салабыз, ул кайнап чыгуга шуңа 3 килограмм шикәр комын кушып, болгата-болгата 3 минут кайнатабыз.

Сиропка 4 килограмм карлыганны кушабыз, ул кайнап чыккач, тагын 15 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. Газны сүндергәч, кайнатмага калган 3 килограмм шикәр комын өстәп, ул эреп беткәнче бутыйбыз.

Кайнатманы суытып, банкаларга тутырыр алдыннан янә җылытып алырга кирәк. Кышкылыкка банкаларга ябып куярга да була, суыткычта да яхшы саклана.
Телеңне йотарлык тәмле кайнатма кышкы салкыннарда җаныгызга җәй җылысы өрсен, чәйләрегез тәмле булсын!
Фото Интенрет челтәреннән.
Читайте нас