Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 июль 2019, 12:41
Әнисә Салихова утыз дүрт ел гомерен типография хезмәтенә багышлаган
Штәнде авылында туып-үскән, Иске Балтачта гомер иткән Әнисә Салихованың хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны күрсәтелгән — район типографиясе.
Штәнде авылында туып-үскән, Иске Балтачта гомер иткән Әнисә Салихованың хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны күрсәтелгән — район типографиясе.
Махсус белем алып кайткан кыз гәзит басучы сыйфатында хезмәт юлын башлый һәм хаклы ялга туктаганчы шунда көч сала. Шунда ук икенче яртысын — Иске Балтач авылы егете Зөфәр Салиховны очрап язмышын бәйли.
Гаилә башлыгы 20 елга якын гәзит басучы, бригадир була. Аннары башка эшкә күчә. Ә Әнисә ханым сайлаган юлыннан тайпылмый — каенанасы, шулай ук 34 ел гомерен кулдан гәзит җыю эшенә сарыф иткән Сәхия апа белән бергә аңлашып, килешеп эшли.
Офсет ысулына кадәр кулланылган алым белән нәшер ителгән елларда гәзитнең тиражы да әлегедән күпкә югары була. Үз эшләрен аңлап, яратып, күңел салып башкарган уңганнар аның катлаулы, сәламәтлек өчен зарарлы якларына да әһәмият бирми, эшли.
Инде күптән хаклы ялда булсалар да, хезмәттә үткән елларын сагынып, матур истәлекләр белән искә ала ветераннар.
Автор фотосы.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"