Балтач таңнары
+2 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
24 Июня 2019, 11:02
Чокалы авылы халкы киләчәккә карап яши
Авылларда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кул куйган боерыкка ярашлы, авылдашлар очрашуы, төрле милли бәйрәмнәр дәвам итә.
Авылларда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кул куйган боерыкка ярашлы, авылдашлар очрашуы, төрле милли бәйрәмнәр дәвам итә.
Чокалы авылында узган „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменнән алган хис-тойгылар, күңелле тәэсоратлар кайткан кунаклар күңелендә озак сакланыр.
Чокалы авылы караган Иске Янбай авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Ахунов белдерүенчә, бу авылда „Чулпан” колхозы гөрләп торган мәлдә Сабантуй бәйрәме моннан 47 ел элек үткән.
—Ул көнне колхоз үзәге булган Иске Янбай авылында койма яңгыр яуды, шул сәбәпле, бәйрәм Чокалы авылында үтте. Без бәләкәй идек әле, хәтердә калган. Шул вакыттан башлап Чокалыда бер төрле зур бәйрәм дә үтмәде. Быел авылдашлар белән килешеп очрашу үткәрергә булдык. Алдан өмәләр оештырып төзекләндерү, чистарту эшләрен җәелдердек. Әзерлек эшләреннән авылда гомер иткән бер генә кеше дә читтә калмады. Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да ярдәм кулы сузды, — ди Рәзиф Мөбәрәк улы.
Ул көнне бәйрәм үтәсе алан көнозыны гөр килеп торды. Авылны яшәткән гаиләләр тау итәгендә табын корып кунакларны сый-хөрмәт, якты йөз белән каршы алды, авылның уңган киленнәре кул эшләреннән күргәзмә әзерләде. Ә Әлфидә Әхмәтшинаның изолоннан эшләгән аллы-гөлле роза гөлләре, пар аккошлар, тәвә кошлары, бәйләгән, чиккән, үргән әйберләре бәйрәмгә аерым бизәк өстәде.
Бәйрәм барышында авыл халкы бай үткәннәрен барлады, киләчәктә авыл тормышын тагын да җанлырак итү турында сөйләште, фикер алышты.
Киләчәккә карап яшәгән Чокалы авылын алдагы елларда элекке даны кайткан, тагын да тернәкләнгән төбәк итеп күрәсе килә.
Автор фотолары.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"