Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
12 апрель 2019, 11:57

Тимерҗан абый үргән кәрзиннәр

Безнең халык элек тә, бүген дә халык кәсепләренә сакчыл караш саклаган һәм саклый.

Безнең халык элек тә, бүген дә халык кәсепләренә сакчыл караш саклаган һәм саклый.
Янтимер авылында яшәүче, пенсия яшендәге Тимерҗан абый тал ботакларыннан кәрзиннәр үреп якыннарына, дусларына бүләк итә. Чимал эзләп ерак йөрисе түгел остага. Авылны тал әрәмәлекләре уратып алган. Яз айларында Тимерҗан абыйның “урак өсте” — тал чыбыкларының сыгылмалы мәлендә күбрәк материал туплап төрле үлчәмдәге кәрзиннәр үреп калырга тырыша ул.
Үрү серләренең нечкәлекләренә төшенгән оста куллы Тимерҗан абый төрле үлчәмдәге кәрзиннәр, каз оялары үрә. Бала уенчыклары салырга, гөмбәгә йөрергә савытлар үрү — алтын куллы останың яраткан шөгыле.
Күңел җылысын салып булдырган, ул бүләк иткән әйберләр якыннарына озак еллар хезмәт итә.
Читайте нас: