Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
25 март 2019, 16:45

Сак булыгыз, балтачлылар: талпаннар уяна башлаган!

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, республика гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 25 март көнне талпан кадалган ике кеше мөрәҗәгать иткән.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, республика гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 25 март көнне талпан кадалган ике кеше мөрәҗәгать иткән.
“Бер талпанны Туймазыдан китерделәр, икенчесен — Уфа районының Булгаково районынан, — ди лаборатория мөдире Шамл Ибраһимов. — Бүген без аларны тикшерүгә куйдык, кичкә берәр төрле вируслар белән зарарланганмы, юкмы икәнлекләрен күрсәткән нәтиҗәләр әзер булачак”.
Шулай ук бер уфалы үзенә талпан кадалгач, белгечләргә килеп тормый, канэчкеч бөҗәктән үзеллы котылганлыгы турында хәбәр дә теркәлгән.
Белгечләр фикеренчә, быел талпаннар иртә уянган. Традиция буенча аларның кешеләргә һөҗүм итүе апрель айларында күзәтелә иде.
2018 елдан республика гигиена һәм эпидемиология үзәге сайтында яңа система эшли. Талпанны тикшертүне сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарга шәхси номер бирелә. Аны үзәкнең рәсми сайтына кертеп, нәтиҗәне белә алалар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: