Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
14 март 2019, 18:23

Йөрәге, күңеле унсигездә Зәлфирә Гатинаның

Гомер ул — агыш. Аны туктатып та, тотып та торып булмый. Ул ага да, ага… Әле кайчан гына Бөре педагогия институтында укып йөргән героебыз — Зәлфирә апабыз инде 60... 63не үтеп, 70кә дә җиткән.

Гомер ул — агыш. Аны туктатып та, тотып та торып булмый. Ул ага да, ага… Әле кайчан гына Бөре педагогия институтында укып йөргән героебыз — Зәлфирә апабыз инде 60... 63не үтеп, 70кә дә җиткән.
Ул безнеке дип ихлас итеп әйтеп була, 36 ел гомерен безнең колледжга багышланган шәхес ул. Укучыларыбызның зур әтиләре, әтиләре һәм әлеге көн укучылары белән дә эшләргә өлгергән, өч буынны берләштергән апа ул.
Үткәрелгән бар чараларда да катнашып, уку йортының кирпечләрен салуга да өлеш керткән, агачлар утырту өмәләрендә дә актив катнашкан. Училищеның чал тарихы дисәк тә ялгыш булмас.
Ә бәйрәмнәр?!... Чын-чыннан гүзәллек дөньясына әйдәүче көч иде Зәлфирә Әмир кызы.
Шулай инде кеше гомере, вакыт белән чикләнгән, гүзәл бер мизгел. Бүгенге көндә дә табигатьтән бирелгән сәләтенә тугры кала. 70 яшендә дә ул үткәрелгән чаралада актив катнаша.
Башкортстан Республикасы татар конгрессы төбәк иҗтимаги оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, шулай ук Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән конкурста катнашып “Юлдаш” каналының да Рәхмәт хатына лаеклы булды. Октябрь районының 100 еллыгы уңаеннан Зюганов имзасы белән Мактау Грамотасы да бирелде. Ул китапхананың чын дусты, бихисап Дипломнар белән буләкләнгән. „Ак калфак” оешмасы әгъзасы, Мөнәҗәтчеләр түгәрәгенең әйдәүчесе.
Без, үзебезнең ветераныбыз Зәлфирә Әмир кызының яшәү энергиясенә сокланабыз. Безнең колледжның горурлыгы ул. Шушы арада аңа 70 яшь тулды. Ягымлылыгы, күркәмлелеге аны беркайчан да ташламасын. Аллаһы сәламәтлектән аермасын!
Җитмеш яшь ул “җилле чак”, дип халык юкка әйтми. Озын-озак еллар ул безне шулай гүзәллек дөньясына әйдәсен.
Бергә эшләгән хезмәттәшләре.
Читайте нас: