Балтач таңнары
+4 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 март 2019, 11:08
Тагын бер рекорд
Дөньядагы иң зур джинсы чалбарын теккәне өчен Чилиның “Париж” универмагы челтәре Гиннессларның рекордлар китабына эләккән
Дөньядагы иң зур джинсы чалбарын теккәне өчен Чилиның “Париж” универмагы челтәре Гиннессларның рекордлар китабына эләккән. 50 кешедән торган команда 22 катлы йорт зурлыгындагы ыштанны ярты ел теккән. Нәтиҗәдә аның озынлыгы — 65,5 метр, киңлеге 42,6 метр тәшкил иткән.
Хәбәр ителүенчә, әлеге дәү джинсы атна ахырына кадәр сәүдә үзәгендә күргәзмәдә торачак. Аннан соң аңардан күп тапкырлар файдаланылучы 10 мең сумка тегәчәкләр. Алар пластик пакетлар файдалануга каршы акция кысаларында “Париж” кибет челтәрләрендә сатылачак.
Быел гыйнварда Бангладешта тегүчеләр забастовкасы сәбәпле, джинсы кием “Зара”, “Манго”, “Н&М” кибетләрендә башка сатылмаячак дигән хәбәрләр булган иде. Бунт Русиягә һәм дөньяның башка илләренә джинсы кием озатуны өзүгә китерүе ихтимал, чөнки иң эре ретейлерлар коллекцияләрен шушы тукымадан әзерлиләр.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши