Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 март 2019, 16:25

Русиядә иң бай актер кем дип уйлыйсыз?

Киноиндустрия белгечләре Русиянең иң бай актерларын атады

Киноиндустрия белгечләре Русиянең иң бай актерларын атады. Исемлекне Дмитрий Нагиев 3,2 миллион доллар белән башлап җибәрә. Бу хакта "ФАН" интернет-басмасы бәян итә.


Узган ел зур экраннарда Дмитрий Нагиев катнашлыгында ике фильм күрсәтелде. Ул "Непрощенный" һәм "Ёлки Последние" киноларында төп рольләрне уйнады. Быел гыйнварда "Бабушка легкого поведения 2" комедиясенең премьерасы булды. "КиноПоиск" порталы мәгълүматлары буенча, 2019 елда Дмитрий Нагиев уйнаган тагын ике фильм чыгачак.

Русиянең хәлле 5 актеры исемлегенә шулай ук Федор Бондарчук (1,3 миллион доллар), Светлана Ходченкова (1 миллион доллар), Владимир Машков (1 миллион доллар) һәм Данила Козловский (900 мең доллар) кергән.


Рейтингта концерт эшчәнлегеннән табыш исәпкә алынмаган, дип билгеләнә.


Читайте нас: