Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 март 2019, 16:13

Кытайлылар ... ясалма Кояш төзи

Кытай белгечләре EAST термотөш синтезы өчен тәҗрибә реактор төзүне төгәлли

Бу җайланмада Кытай физиклары реаль термотөш реакциясе алырга ниятли. Ул бер үк вакытта ышанычлы, арзан һәм бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Кытай милли атом-төш корпорациясе башлыгы Дуань Суру билгеләп үткәнчә, галимнәр агымдагы елда ук энергия эшләп чыгару буенча “сәнәгать күләмнәренә” чыгарга ниятли.


Мондый беренче тәҗрибә реакторы 90нчы еллар уртасында сыналган. Шул вакыттан бирле технологияләрне камилләштерү буенча өзлексез эш алып барылган. Экспертлар ассызыклавынча, термотөш реакторының “эш” температурасы 105 миллион градустан ким булмаячак.


Кытай физикларының ахыргы максаты - секундына 1000 плазма импульсына ирешү. Бу рекатор сәнәгать предприятиеләрен генә түгел, ә тоташ шәһәрләрне энергия белән тәэмин итәчәк.
Читайте нас: